Автор: Хабибуллина Гөлзирә Фаиз кызы,
Бөгелмә муниципаль районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче
3 нче гомуми урта мәктәбенең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары,
югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы,
эш стажы 25 ел.
Г.Тукайның публицистик һәм журналистлык эшчәнлегенә багышланган прзентация - сораулар җыелмасы формасында эшләнде. Алар укучыларга үз белемнәрен контрольгә алу, бәяләү, Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнгәндә тренажер буларак куллану максатыннан әзерләнде.
Г.Тукайга багышланган дәресләрдә, дәрестән тыш тәрбия чараларында, интеллектуаль бәйгеләрдә тестларны куллану - вакыт күп сарыф итмичә, әдипнең күпкырлы публистик эшчәнлеге турында белемнәрне тирәнәйтергә, мәктәп программасында мәҗбүри өйрәнү каралмаган мәкаләләре, язмалары, хатлары турында да мәгълүмат бирергә ярдәм итә.
Тест сораулары укучыларга Г.Тукайның публицистик һәм журналистлык эшчәнлеге турында информация бирерлек һәм сораулар бер-берсен тулыландырырлык итеп төзелде, тестларның эчтәлеге дә бер-берсенә бәйләнеп килә.
Презентацияләрдә кулланылган рәсемнәр, иллюстрацияләр, фотоматериаллар Г.Тукай иҗатын өйрәнүгә кызыксыну, эстетик зәвык тәрбияләргә ярдәм итәр.
Элеге тренажер татар теле укытучыларына, укучыларга, студентларга да файдалы булыр дип уйлыйм.
|
Ф.И.О. участника |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
МБОУ СОШ №3 с углубленным изучением отдельных предметов Бугульминского муниципального района РТ |
Хабибуллина Гульзира Фаизовна- учитель татарского языка и литературы |
Презентации |
| БугульмаХабибуллина.ppt | [ ] | 1915 kB |