Баш ияез сиңа, Бөек Тукай!
“Туган телдә” безнең тел ачылган,
“Туган тел”не тыңлап моң иңгән.
“Су анасы”н, “Шүрәле” не тыңлап,
Сабый күңелләргә шом кергән.
Урманнарда йөрсәк, чыгар кебек,
Каршыбызга кыю Былтыр да.
Күңелләрне изрәтүче көй дә,
Әллүкидән башка юктыр ла.
“Пар атлар”ың дәшә еракларга,
“Печән базарлары” аша юл уза.
Яшьләй өйрән һәрбер эшкә диеп,
Акбайларың безгә кул суза.
Син яктырттың, Тукай, халкым күңелен,
Иттең якты йолдыз һәм айлы.
Баш иябез сиңа милләтемне,
Иткән өчен Бөек Тукайлы!
|
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
Гимадиева Лейсан Алмазовна |
6 |
Биектауская ощеобразовательная средняя школа |
Гарипова Гузалия Хабибрахмановна |
Литературное творчество |