| МБДОУ «Детский сад №134»г.Казани Кировского района | Замалетдинова Эльмира Асфировна |
Литературное творчество | «Дуслыкта көч” |
Дуслыкта көч (Г.Тукай әкиятенә нигезләнгән)
Автор:
Бу хәл бүгенге көндә генә булган. Бер кечкенә генә авылда, яшәгән ди булган ди бер ир белән хатын. Булган ди боларның, кәҗә белән сарыклары. Алар икесен дә бер-тигез яраталар икән. Кәҗә белән сарык күп вакытларын сугышып уткәрәләр, сугышырга тотынсалар, канга батып бетәләр икән.
КӘҖӘ :
Яшим мин авылда.
Әби-бабай янында.
Тамагым тук, өстем бөтен,
Юк бер нинди кайгым да.
САРЫК:
Ни теләсәм, шуны ашыйм.
Табыныбыз бигрәк мул.
Әби-бабай исән булсын
Бөтен кайгыларым шул.
ӘБИ:
Кәҗәкәем, сарыккаем (сыйпый)
Ашыгыз тәмле булсын!
Тик торыгыз, сугышмагыз,
Күңелем тыныч булсын.
КӘҖӘ:
Өлешемә кермә минем
Ашаганда тимә син.
Син миңа дус түгел,
Сине сөзеп ташлау
Миңа берни түгел.
САРЫК
Азыкны син азрак бирдең,
Ашаганда миңа тидең.
Син миңа дус түгел,
Сине тукмау -
Миңа бер ни түгел.
(Музыка. Сугышалар. Бабай керә дә аера)
БАБАЙ
Җитәр сезгә,күп түздем.
Сездән өметемне өздем.
Китегез сез өемнән,
Әби, бир тиз киемнәр.
(Хуш авылым, сау бул җыры)
БЕРГӘ:
Туган җирем, сөйгән авылым Бигрәк якын күңелгә. Кай илләрдә яшәсәм дә, Оныта алмам гомергә… Хуш, авылым, сау бул, Сәламнәр көт Таң җилләре искәндә; Мин җырлармын сине сагынып, Өзелеп искә төшкәндә. (Җырлап баралар, туңа башлыйлар)
КӘҖӘ
Кара, дустым, тамак ачты
Ашыйсы килә минем.
Таптадык бит әби сүзен,
Тыңламадык бит үзен.
САРЫК
Җил сызгыра, төн караңгы
Куркыныч, Кәҗә, миңа
Әнә тегендә ут күренә
Кунып калыйк без шунда.
(Ашыгып барган вакытта, бүре башына сарык абына)
КӘҖӘ:
Әй, син, Сарык, җүләр, Сарык
Тагын абындың, кая?
САРЫК
Тукта, тукта, ашыкма син
Яхшылап карыйм шуны
Күзе дә бар, теле дә бар
Бүре башы шушымы?
(Аптырашалар, куркалар)
КӘҖӘ
Эһ, син, Сарык, куркак,Сарык,
Бу кисек бүре башы.
Ал да сал моны капчыкка
Тәмледер моның ашы?
(Курка, ләкин сала)
САРЫК
Әйдә, Кәҗә, тизрәк барыйк
Алып башны
Ут янында пешерик без
Тәмле итеп ашны.
(Баралар, каршыларына бүреләр чыга. Өлкән бүре сөйли башлый)
БҮРЕ
Килегез сез, түрдән узыгыз
Бездә кунак булып калыгыз.
(Бүреләргә әйтә)
Син, туганым, бир урынны иң олысын
Шашлыйк килде үзе безгә иң зурысы.
КӘҖӘ
Сез, туганнар, туктагызчы мин дә сөйлим
Бөтен булган хәбәремне көйләп бирим.
Сарык, дустым, ал син башларны капчыктан
Арыдык дуслар, сезнең кебек без талчыккан.
БҮРЕ
Без беләбез мондый хәл дә,
Унике тугел бер бүре башы анда.
Алданмыйбыз, белдек моның хәйләсен…
Чү, туктагыз,күрәм кеше шәүләсен .
(Шурэле килэ)
Автор:
Килеп чыкты бер заман Шүрәле
Бигрәк котсыз, үзе явыз
Күр әле!
Шүрәле:
Ник тонгысыз, минем урман,
Нинди гауга?
Былтыр килде дип уйладым
Миңа яуга.
Тәртипсезләр урманыма кирәк түгел,
Акыллылар һәм уңганнар сирәк түгел.
(Шул вакытта бер тавыш килә. “Коткарыгыз!!!” (музыка))
Куян килә:
Янгын чыккан, урман яна,
Дөрли болын.
Бар җәнлекләр аптырашта
Калган бүген.
(Шомлы музыка)
(Барлык җәнлекләр җыелышып янгынны сүндерә)
Шүрәле: Рәхмәт сезгә дусларым,
Әйдәгез бергә булыйк
Кайгыда да, шатлыкта да
Дус-тату гына торыйк!!!
Кәҗә:
Күрегез, ничек күңелле
Барыбыз бергә булсак,
Дус-туганнардай берләшеп
Урманыбызда торсак!
Барысы да бергә җырлыйлар.
Дуслар белән яшәү ямьле,
Дуслар белән күңелле.
Дуслар белән аралашып
Озынайта гомерне.
Дусларыма рәхмәт әйтеп
Ярсып тибә йөрәкләр
Бетмәс шатлык, сүнмәс сөю,
Бездән сезгә теләкләр.