Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениясе Татарстан Республикасы Нурлат
шәһәре 8 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Тел язмышы-милләт язмышы
Эшне башкарды:
Нурлат шәһәре 8нче урта
гомумбелем бирү мәктәбенең
7нче б сыйныф укучысы
Мәүлетова Идәлия Идрис кызы.
2017 нче ел
И туган тел,и матур тел,әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем,син туган тел аркылы.
Г, Тукай. Әйе, һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй-милли көй,иң матур тел- туган тел.Моны тоеп,аңлап яшәгән кеше,һичшиксез,бәхетле кешедер.Ана теле яңгырашы белән колакны назласа,тәэсирлеге белән изгелек хисе тәрбияли.Шушы зур бәхетне югалтмас өчен,без үзебезнең ана телен белергә һәс сакларга тиеш. Галимнәребез әйтүенчә, сабыйның теле ана телендә ачылса, баланың эчке дөньясы, аңы күпкә баерак була,андый бала башкаларга карата миһербанлы,изгелекле була,диләр. Татар теле-бай тарихлы тел ул. Аның мең елдан артык тарихы бар.Моннан күп гасырлар элек яшәгән борынгы болгар бабаларыбыздан килгән, бай тарихлы, тирә-як телләр арасында иң беренчеләрдән булып язма мираска ия булган безнең телебез. Безнең бабаларыбызга таныш булган “Идегәй” дастаны, “Йосыф-Зөләйха” кыйссасы, гасырлар аша югалмыйча, безнең буынга килеп җиткән.Димәк, бу җепне без өзмичә киләчәк буыннарга тапшырырга тиеш.Чөнки әманәт җан саклар.Мин бу әйтемне гел истә тотарга омтылам. Дөрес, безнең телебезнең язмышы бик авыр һәм катлаулы булган. Хәтта татар теленә кирәксез,артыкәйбер дип тә карый башлаганнар.Халык,теле сакланса гына,халык булып кала дигән бәхәссез хакыйкать онытыла башлаган.Рус телендә генә сөйләшүче зур культурага ия булу дип уйлаган буын барлыкка килгән.Әнием сөйләве буенча,ул укыган чорда мәктәпләрдә,аерым алганда,шәһәр мәктәпләрендә,татар теле укытылмаган. Татар балалары ана телләрен белмәгән,күп ата-аналар да балаларына русча гына сөйләгәннәр. Инде шәһәр мәктәпләрендә татар теле укытыла башлагач та кайбер ата-аналар үз балаларына татар телен укытуга каршы булганнар.Ләкин бу авырлыкларны җиңеп,безнең укытучыларыбыз,балалар да гына түгел,ата-аналарга да туган телебезгә карата мәхәббәт, хөрмәт хисләре тәрбияләргә тырышканнар. Минем өчен татар теле – әби-бабаларым, әти- әнием, күп санлы туганнарым теле ул.Без татарча сөйләшәбез, аңлашабыз,туган телемдә җырлыйбыз, әдәби әсәрләр, газета- журналлар укыйбыз. Шул ук вакытта без рус телен дә, башка телләрне дә хөрмәт итәбез, өйрәнәбез. Тик шулай да ана телемдә генә миңа ягымлы итеп “ кызым” дип дәшәләр, үз телемдә генә мине иркәлиләр, назлыйлар. Минем саф татарча сөйләшүем әлбәттә әби-бабамнардан килә.Мин кечкенә вакытымнан ук алар сөйләгән әкиятләрне тыңлап үстем.Әтиемнең әнисе татарча шигырьләр язарга оста,халкыбызның борынгы җырларын матур итеп җырлый да әле ул.Ә әниемнең әнисе шулкадәр үткен һәм шаян телле.Ул җор күңелле,аның бер генә сөйләмен дә көлмичә тыңлап булмый.Әбиемне авылда : “Тапкыр телле,туры сүзле Роза “-диләр.Аларның сүзләрен мин истә калдырырга, сөйләмемдә кулланырга тырышам. Татар теле- әле ул җир йөзендәге телләр арасында халыкара аралашу өчен иң аңлаешлы булган 14 тел исәбенә дә керә.Өстәп шуны да әйтим: минем ана телем- татар теле-иң шомарган һәм җыйнак телләрнең берсе.Бу фикерне без Наҗар Нәҗминең “Татар теле” дигән шигырендә дә тоябыз: Туган җирең Идел буе, Һәр телнең бар туган иле. Туган җирең кебек назлы, Җырдай моңлы татар теле. Яндың да син, туңдың да син, Нишләтмәде язмыш сине. Дөньяда күп нәрсә күрдең, Әй,мөкатдәс Тукай теле. Шөкер, телем-тирән тамырлы минем.Ә тамыры нык агач, замана җилләренә бирешми ул.Шушы катлаулы чорда да сынауларга бирешмәсә иде.Менә бу катлаулы заманада мине бигрәк тә иң борчыганы,татар авылларында татар мәктәпләре ябылу.Бу үзебез утырган ботакка балта чабу түгелме? Чөнки бу хәл телебезнең язмышына бик нык тәэсир итә, минемчә.Ә мин-милләтемнең бер вәкиле буларак, тел язмышы өчен чын-чынлап борчылам.Телебезнең язмышы- ул минем дә язмышым.Димәк,татарның бер газиз баласы буларак,тел язмышы өчен кылган һәрбер гамәлемдә мин үземне үтә дә җаваплы итеп саныйм. Һәм язмамны шагыйрь Зөлфәтнең “Туган тел хакында”дигән шигъри юллары белән тәмамлыйсым килә. Тел ачылгач үз телеңдә әйтә алсаң “Әни!” дип, Тел ачылгач үз телеңдә әйтә алсаң “Әти!” дип, Күзләреңә яшьләр тыгылмас- Туган телең әле ул булмас. Соң мәлеңдә үз телеңдә әйтә алсаң “Әни!” дип, Соң мәлеңдә үз телеңдә әйтә алсаң “Әти!” дип- Күзләреңә яшьләр тыгылыр- Туган телең әнә шул булыр!