| МБДОУ компенсирующего вида №48 "Винни-Пух" | Камалтдинова Альфия Фанисовна, воспитатель |
«Стих к празднику» | "Кадерле әтиемә!" |
"Кадерле әтиемә!"
Әлфия Камалтдинова
1.Минем әти кебек кеше
Бар микән ул дөньяда?
Күпме генә эзләсәң дә,
Табалмассың бер кайда!
2.Һөнәре баш энергетик
Омтыла яктылыкка,
Һәрвакытта тырыша бик
Ут бирә һәр тарафка.
3.Җиңә бөтен каршылыкны,
Чөнки ул безнең зирәк.
Бөтен дуслар һәм гаиләгә
Кызларына ул терәк.
4. Тапкыр да минем әтием,
Барыбыз өчен үрнәк!
Кешегә кирәкле сыйфат
Ходайдан килгән бүләк.
5.Шаярырга яратабыз
Гаилә белән бергәләп,
Бию биеп, җыр җырлыйбыз
Уйныйбыз без тәгәрәп.
6.Әтием минем бик көчле
Яклауга без хокуклы,
Шуңа күрә киң җилкәсе
Без дигәндә бик ныклы!