“Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Казаклар төп гомуми белем мәктәбе”гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Татар әдәбиятыннан план-конспект
“Габдулла Тукай мәсәлләрендә үгет-нәсыйхәт”
Башкарды: татар теле һәм
әдәбияты укытучысы Зиннә-
това Миләүшә Шамил кызы
2013 нче ел
Тема. Г.Тукай мәсәлләрендә үгет-нәсыйхәт
Максатлар:
1. Г.Тукайның мәсәлләре белән таныштыру
2. Укучыларның фикер йөртү сәләтен камилләштерү
Бәйләнешле сөйләм үстерү
3. Г.Тукай иҗатына мәхәббәт уяту
Материал:
1.Г.Тукай. Мәктәп укучысына ярдәмлек, “Раннур” нәшрияты, 2001.
Җиһазлау: кроссворд, карточкалар, китаплар күргәзмәсе, Г.Тукай портреты, компьютер, интерактив такта
Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату
Дәреснең методы: репродуктив , эвристик метод
I Башлам
1. Исәнләшү
II Актуальләштерү
1. Алдагы үткән материал буенча сораулар бирү
III Яңа белем һәм күнекмәләрне бирү
1. “Сөткә төшкән тычкан” мәсәлен карау
2. Сорауларга җавап бирү
3. Уен уйнау
IV Белем һәм күнекмәләрне ныгыту
1. Кроссворд эшләү
2. Парлап тикшерү
V Йомгаклау
1. Дәрес башында куелган сорауга җавап бирү
2. Билгеләр кую
3. Өй эше бирү
Дәрес барышы
– Хәерле иртә, укучылар, әйдәгез, дәресебезне башлыйк. Укучылар, барыбыз да тактага карыйк әле. Анда сез кемнең фотосурәтен күрәсез?
– Татар халкының бөек язучысы Габдулла Тукайныкын.
– Әйе, чыннан да, бөек язучыбыз Г.Тукайныкын. Аның тууына быел 127 ел була. Үзенең кыска гына вакытлы гомере эчендә ул бик күп хезмәт башкарган. Сез аның күп кенә әкиятләрен, шигырьләрен,хикәяләрен беләсез. Бүгенге дәрестә без шагыйребез турындагы белемнәрне тулыландырырбыз, яңа әсәр жанры белән танышырбыз.
– Быел без сезнең белән аның күп кенә әсәрләре, шулай ук “Исемдә калганнар” дигән автобиографик повесте белән таныштык. Әйдәгез, хәзер язучының балачагын, аның әсәрләрен искә төшереп китик әле. Барыбыз да экраннарга карыйбыз һәм кул күтәреп сорауларга җавап бирәбез. Һәр дөрес җавап өчен менә шундый карточкалар бирәм. Һәр карточка 1 балл булып исәпләнә. Дәрес ахырында шул балларны санап билгеләр куярбыз.Шуңа күрә дәрес дәвамында актив булып утырырга тырышыгыз. (презентация күрсәтелә)
– Ярар,бик әйбәт, булдырдыгыз. Ә бүген без сезнең белән Г.Тукайның мәсәлләре турында сөйләшеп китәрбез, мәсәл жанрының үзенчәлекләрен ачыкларбыз. Мәсәлнең нәрсә икәнен без әле белмибез, шулай бит. Шуңа да бүген безнең төп максатыбыз дәрес ахырында “Нәрсә ул мәсәл?” дигән сорауга җавап бирү. Ә хәзер Г.Тукайның “Сөткә төшкән тычкан” дигән мәсәлен карап үтик. Язучы бу мәсәлне язып, безгә нәрсә әйтергә теләде икән, шул сорауга җавап табып утырырга тырышыгыз. (мәсәл карала)
–Ә хәзер сорауларга җавап биреп китик. Укучылар, тычкан белән нинди хәл була?
– Ул сөткә егылып төшә.
– Ә сөт нинди?
–Сөт сыек, кечкенә генә тычканга батып үлү куркынычы туа.
–Тычкан егылып төшә дә нишли?
– Аяклары белән батмас өчен бик нык, тырышып, бөтен көче белән хәрәкәт итә.
–Шуннан соң сөт нишли?
–Сөт майга әйләнә.
– Хәзер безнең тычкан нишли ала инде?
–Тычкан майда басып тора ала һәм ул табактан җиңел генә сикереп чыга.
– Тычкан малаена характеристика бирик әле. Ул нинди?
– Ул тырыш, сабыр.
– Ә хәзер мәсәлнең төзелешенә игътибар итик.Ул ничә строфадан гыйбарәт?
– Мәсәл 6 строфадан тора. Беренче биш строфада тычкан белән булган вакыйга сөйләнелә. Ә соңгысында исә язучы җиткерергә теләгән фикер әйтелә.
– Г.Тукай шушы мәсәле аша безгә нәрсә дип әйтергә теләгән соң?
– Ул безгә ялкауланмаска, тырыш, сабыр булырга, куйган максатка ирешергә кирәк дип әйтергә теләгән.
– Яхшы , инде ял итәргә вакыт җитте. Әйдәгез хәзер без дә үзебезне шул тычкан урынына куеп карыйк әле. Кем үрнәк тычкан булырга тели?
Башта безнең тычкан нишли? Посып кына келәткә керә. Әйдәгез без дә керик әле. Яхшы, керә дә сыек сөткә төшә һәм батмас өчен бик нык тырыша. Әйбәтләп кулларын һәм аякларын селкетә.Әйдәгез без дә селкетик. Селкетәбез, селкетәбез, сөт майга әйләнмәде әле. Аннан соң майдан сикереп чыга. Без дә сикерик, әйбәтләп, әйбәтләп, чыга алмыйсыз, каласыз бит. Яхшы чыктык, барлык кыенлыкларны җиңдек, инде хәзер нык итеп сулыш алабыз да урыннарга утырабыз.
– Менә безгә бөек язучыбыз сабыр, тырыш булырга кирәк дигән үгет-нәсыйхәт биргән. Ә татар халкында сабырлыкны, тырышлыкны чагылдырган нинди мәкаль-әйтемнәр бар икән, әйдәгез шуны ачыклау өчен уен уйнап китик. Уенның исеме “Кем күбрәк белә?” дип атала. Барыбыз да экранга карыйбыз. Анда мәкаль-әйтемнәр 2 кисәккә бүленеп бирелгән. Аларны дөрес итеп тоташтырсагыз, татар халкының мәкальләрен укый алырсыз. Һәр дөрес җавап өчен 1 балл.Әйдәгез, башлыйк.
– Бик әйбәт! Ә хәзер өй эшен карап китик. Өйгә сезгә Г.Тукайның берничә мәсәле укырга бирелгән иде. Әйдәгез, аларны искә төшерү максатыннан, кроссворд чишеп китик. Һәр дөрес җавап өчен 1 балл. Башладык. (кроссворд эшләнә)
– Ә хәзер әйдәгез җавапларны парлап тикшерик. Дәфтәрләрне бер-берегезгә бирегез.
– Безнең дәресебез инде ахырына да якынлашып килә. Шуңа күрә әйдәгез дәрес башында куелган сорауга җавап биреп карыйк. Нинди сорау иде әле ул?
– Нәрсә ул мәсәл?
– Яхшы, ә хәзер җавап биреп карыйк инде. Гадәттә мәсәлдә нәрсәләр катнаша?
– Мәсәлдә төрле җәнлекләр катнаша.
– Ул кечкенә генә әкияткә охшаганмы?
– Әйе, охшаган.
–Төзелешен карап киттек. Нинди инде аның төзелеше?
– Гадәттә ике өлештән тора.
– Һәм аның икенче өлеше безгә үгет-нәсыйхәт бирә. Шулай ук мәсәл чәчмә һәм шигъри формада була. Өйгә бирелгәннәре чәчмә формада иде, ә дәрестә каралган мәсәл шигъри формада.
Димәк, мәсәл чәчмә яки шигри формадагы үгет-нәсыйхәт бирүче кечкенә генә күләмле әсәр икән. Татар әдәбиятында мәсәлләрне күп итеп Мәҗит Гафури дигән язучы иҗат иткән. Ә Г. Тукай ның күпчелек мәсәлләре ирекле тәрҗемә нигезендә туа. Ягъни ул Рус язучысы Крыловның мәсәлләрен (басня) ирекле тәрҗемә итә.
– Ә хәзергә безнең дәресебез ахырына якынлашып килә. Әйдәгез, балларны исәплик. (билгеләр куела)
– Инде көндәлекләрне ачып өй эшен язып куйыйк. Сезгә өй эшен 3 юнәлештә бирәм. Үзегез өчен җайлы дип санаганын эшләп килерсез.
1. Г.Тукайның берәр мәсәлен укып, эчтәлеген сөйләргә, язучы җиткерергә теләгән төп фикерне ачыкларга;
2. Г.Тукайның берәр мәсәленә иллюстрация ясарга;
3. Г.Тукай мәсәлләренә кроссворд ясап килергә.
– Дәрес тәмам. Барыгызга да зур рәхмәт! Чыгарга мөмкин.