Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение
детский сад комбинированного вида № 27 “Золотой ключик”
Бугульминского муниципального района
Республики Татарстан
«Т У К А Й Б Ә Й Р Ә М Е».
6-7 яшьлек балалар өчен
Г. Тукайның иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә
Тәрбияче:Абалакова Г.Р
Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда Габдулла Тукайның әсәрләренә, татар теленә, туган теленә, мәдәниятенә, сәнгатенә, гореф-гадәтенә мәхәббәт тәрбияләү.
Музыка залы кирәкле атрибутлар белән җиһазланган. Экранда Тукай турында рәсемнәр күрсәтелә.
Балалар башкаруында Г. Тукай сүзләренә “Бәйрәм бүген” җыры. (Берничә төркем булса, һәр төркем бер җыр башкара)
Бала. Апрель ае--яз кояшы
Бүген тантана итә,
Илемә, туган җиремә.
Тукай бәйрәме килә.
Бала-чага шау-гөр килә,
Балкып тора йөзләре,
Бу көнне көтеп алалар,
Бездә шигырь бәйрәме.
Тукай абый әкиятләрен
Шигырьләрен беләбез,
Туган көнен бәйрәм итеп,
Яттан сөйләп бирәбез.
Алып баручы. Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Һәр елны бакчабызда сөекле шагыйребез иҗатына багышлап әдәби кичәләр уздырыла. Әйе, бүген бездә бәйрәм, ул шигырь бәйрәме. Бөек шагыйребезнең туган көне 26 апрель, бу Тукайны искә алу көне. Балалар, әйдәгез иң әлек Габдулла Тукай турындагы презентацияне карап үтик, Тагын бер кат шагыйрьнең балачак һәм иҗади тормышын искә төшерик.
ПРЕЗЕНТАЦИЯ КАРАУ, “РОМАШКА” УЕНЫ.
Алып баручы. Балалар, менә минем кулымда “РОМАШКА” чәчәге. Бу гади генә ромашка түгел, ә тылсымлы чәчәк. Аның һәр чугында, кызыклы сораулар. Мин кем янына киләм, шул бер чукны өзеп ала, мин сорауны укыйм, ә бала җавап бирә. Башладык.
- Габдулла Тукай туган авыл.
- Габдулла Тукай яшәгән шәһәр,
- “Исемдә калганнар” әсәрендә Тукай нәрсә турында яза?
- Тукай исеме белән бәйләнгән урыннар.
- Тукай ничә ел яшәгән.
- Тукай шигырен беләсеңме?
Бала Тукай шигырен сөйли.
Алып баручы. Балалар, 27 ел гына яшәсә дә Габдулла Тукай бик күп әсәрләр, әкиятләр, шигырьләр иҗат иткән. Тукай шигырьләрен сөйләүне дәвам итәбез.
Шигырьләр. “Карлыгач” шигыреннән соң.
“Карлыгач” җыры.
Алып баручы. Балалар, “карлыгач” шигыренә Исмай Шәмсетдинов иҗат иткән җыр да бар бит. Шуны тыңлап үтик әле.
ҖЫР “Карлыгач”.
Алып бар.Шигырь бәйрәмебезне уртанчылар төркеме дәвам итә.
Ш И Г Ы Р Ь Л Ә Р.
Җ Ы Р “ТУКАЙ АБЫЙ” М.Шәмсетдинова кое. З.Гомәрова сүз.
Алып баручы. Балалар, ә хәзер мин сезгә әйберләр күрсәтәм, сез, бу әйберләр Тукайның кайсы шигырьләрендә бар, әйтеп бирегез.
У Е Н “Бу әйберләр кайсы әсәрләрдән”. Экранда да күрсәтергә була.
- Поднос ----“Таз” шигыре
- Тарак----“Су анасы”
- Чәчәк----“Бала белән күбәләк”
- Балта--- “Шүрәле”
- Капчык---“Кәҗә белән сарык”
- Китап-- “Китап”, “Эш беткәч уйнарга ярый”
Алып баручы. Балалар, сезгә карап мин шундый сөенәм, сез Габдулла Тукайның шигырьләрен күп беләсез, Яратып сөйлисез. Шигырь бәйрәмен әзерлек төркеме балалары дәвам итә.
Ш И Г Ы Р Ь Л Ә Р.
Җ Ы Р “Тукайга килә халык”Т.Шәмсуаров сүз, Г.Гәрәева көе.
Алып баручы. Балалар, Тукаебызның тормышы кыска булса да, аның әсәрләре мәңгелек (гасырларга җитәрлек). Бөек шагыйрь вафат булгач, шул чорның танылган музыканты Заһидулла Яруллин бер төн эчендә Тукай маршын иҗат итә. Һәм шушы марш астында бөек шагыйрьне соңгы юлга озаталар. Без дә шул маршны тыңлыйк әле.
“ТУКАЙ МАРШЫ”
Бераз яңгырагач, бер бала марш астында шигырь сөйли.
Т У К А Й М А Р Ш Ы
Әллә кайдан йөрәк телеп,
Күңелләргә моң салып.
Ишетелә горур бер көй
Тыңлап торам тукталып.
Тирән кайгы, ачы хәсрәт,
Уйчан һәм дә сагышлы.
Күңелләрне айкый, чайкый,
Бу бит—Тукай маршы.
Бу көйдә бар, зурлау,данлау,
Бу көйдә бар сагыну.
Заһидулла абый язган
Бөек Тукай маршы бу!
Горур Тукай, туры Тукай-
Халкымның асыл улы.
Гасырлардан-гасырларга
Киң, якты аның юлы.
Алып баручы. Балалар, Шигырь бәйрәмебезне бөтен татар халкының гимнына әйләнгән “Туган тел” җыры белән тәмамлыйбыз. Сез беләсез, Гимн җырлаганда һәркем баса. Бу горурлык хисе дә, бу туган илеңне, халкыңны ярату, бу җырга тирән хөрмәт. Тукаебыз шигырьләре мәңге яшәр.
Җ Ы Р “Т У Г А Н Т Е Л”.