Әкият уйныйбыз.
Әкият уйнарга булдык:
Вәли –Кәҗә , мин-Сарык .
Бик тырышып эзли торгач,
Таптык ямаулы капчык.
Ябыштырдык-килештердек ,
Бүре башы ясадык ,
Әзер булгач , җайлап кына
Аны капчыкка салдык.
Урман буйлап киттек , имеш ,
Барабыз да , барабыз ,
Тик бүреләр очрамагач ,
Тагын туктап калабыз.
Бик озак йөрдек бүлмәдә,
Вәли- Кәҗә , мин- Сарык .
Артистларыбыз булмады
Бүреләрне уйнарлык.
Борисова Регина Александровна , 9 нчы класс ,
МАОУ “СОШ -№ 4”г.Нурлат
Җитәкче: Ганиева Гөлсирә Сәгыйть кызы
|
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
Борисова Регина Александровна |
9 |
МАОУ»СОШ №4»г.Нурлат |
Ганиева Гульсира Сагитовна |
Литературное творчество (стих) |