| Якупова Диана Динаровна |
2 класс | МБОУ «АСОШ №1” | Кашапова Резида Рафисовна | Литературное творчество |
Безнең Тукай!
Тукай шигырьләрен ятлап
Үстек ясле-бакчада.
Тәүге китабым бите дә
Туган телдән башлана.
Аның һәрбер шигырендә
Үгет-нәсихәт, киңәш.
Апуш-Тукай китаплары-
Минем иң якын сердәш.
Эш беткәч уйнарга ярый,-
Дип әйтә гел әнием,
Эшкә өйрән, тырыш яшьләй,-
Дип кабатлый әтием.
Су анасы, Шүрәлене
һәркем дә яттан белә.
Олысы да кечесе дә
Иҗатын якын күрә.
Габдулла Тукай – халкымның
Мәшһүр шигырь остасы.
Без – татар балаларының
Иң сөекле остазы.
2 класс укучысы Якупова Диана Динаровна