Җиңү язы.
Менә тагын матур язлар җитте,
Гүзәллеккә күңел сөенә.
Кошлар сайрый, көннәр җылы,
Яшеллеккә дөнья төренә.
74 ел элек шушы язлар
Безгә җиңү көнен китерде.
Киләчәктә матур тормышларда
Яшәр өчен бетмәс көч бирде.
Матурлыгы өчен бу көннәрнең
Кемнәр генә корбан булмаган.
Исемнәре хәтер түрләрендә
Мәңгелеккә кереп урнашкан.
Минем Дәүләтша бабам да
Җиңү өчен көч куйган.
Яраланган, бирешмәгән,
Ул шундый батыр булган.
Бабайның батырлыгына
Барыбыз да соклана.
Эшләгән һәрбер эшләре
Хәтерләрдә саклана.
Һәр ел саен бәйрәм көнне
Яңгырый исемнәре.
Оныттырмас батырларны
Олы Җиңү бәйрәме.
| МБДОУ №5 | Низамова Танзиля Халиковна | Литературное творчество - стих |