Республика күләм ачык иҗат конкурсы
“Тукай безнең күңелләрдә” – “Тукай в наших сердцах”
Сочинение
«Тукай әкиятләре илендә»
Эшне башкарды: 6 нчы А сыйныфы укучысы Минубаева Алия Марс кызы
Тикшерде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кәримова Әнисә Әкрәм кызы
Казан 2017
Һәрбер шагыйрь, язучының кеше күңелендә , бары бер әсәре генә тирән уелып кала. Ул аларны онытмый, гомер агышы буенча күңелендә саклый, һәм тормышында шуларга таяна да.
Ә менә миңа Габдулла Тукай әкиятләре якын,чөнки балачакта, йоклар алдыннан, әбием гел «Су анасы», «Шүрәле» әкиятләрен сөйли иде. Әбием сөйли башлауга, мин күңелем белән ниндидер бер сихри дөньяга, матурлык дөньясына – табигать кочагына юнәлә идем.
«Кечкенә генә авыл. Аның янында гына көмеш сулы инеш ага. Авылның һәр ягында урман шаулап тора.Бу калын урманнарда төрле җанварлар да яши икән.Ә болыннарда кып – кызыл җиләкләр пешә; ак, кызыл, ал, зәңгәр чәчәкләр үсә. Бу чәчәкләр янына төрле күбәләкләр очып килә.» Менә шундый күзәллаулар белән мин һәр кичне тәмле йокыга китә идем.
Еллар узгач та, әбием сөйләгән «Шүрәле» онытылмый. Ул мине үзенең моңлылыгы белән гел җәлеп итә.Бу әкият беренче юлларыннан ук көйгә әйләнә.
«Нәкъ Казан артында бардыр бер - Кырлай, диләр,
Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай, диләр.»
Әкиятнең сихри көче – сурәт – бизәкләрдән торган матурлык дөньясы – табигать үзе.
Әйтерсең лә, Кырлай авылы, аның калын урманнары, сайрар кошлары, хуш ис бөркелгән чәчкәле болыннары җир йөзенең бүтән төшендә юк.Чыннан да юк, моны бары Тукай гына шулай тасвирлый алган. Минем уйлавымча, Тукайның «Шүрәле» се безне матурлыкны күрә белергә, табигатьне сакларга өйрәтә. Матурлыкны күргән, аңа омтылган кеше – бервакытта да начарлык эшләмәс, минемчә.
Шагыйрьнең «Су анасы» әкиятенә дә тирән мәгънә салынган.Әкияттәге вакыйга ярдәмендә Габдулла Тукай балаларга караклык – яхшы эш түгеллелеген аңлатып үтә. Яшьтән бу кәсепкә алынсаң, син гомерең буена шушы юлдан барачаксың, ди. Шуңа күрә бу эшне вакытында туктатырга кирәк.Әкияттә Әни образы да бирелгән. Минемчә, автор Әни образын, башка әниләр дә улларының, кызларының кыек эшләрен күрсәләр, орышсыннар, бу юлдан китәргә ирек куймасыннар, дип әйтергә теләп керткән.
«Кәҗә белән Сарык» әкиятеннән дә тәрбияви нәтиҗә чыгарып була.Бу әсәрендә исә Габдулла Тукай, һәр проблеманы хәл итеп була, бары тик вакытында төгәл һәм дөрес карар кабул итәргә, зирәк булырга кирәк дигән идеяне үткәрә. Ә зирәклек өчен белем булу да кирәк. Менә бу теманы яктырткан әсәре «Эш беткәч, уйнарга ярый». Бу әсәрдә исә, иң беренче дәресләрне карарга, эшләрне бетерергә, аннан соң гына уйнарга мөмкин дигән фикер уздырыла.
Габдулла Тукай үзенең «Япун хикәясе»ндә хезмәткә дан җырлый. Әсәр ахырында төп герой барыбер Ташчы булып кала. Монда автор, минем уйлавымча, кеше тормышында үзенә ошаган һөнәр сайларга һәм нинди генә һөнәр иясе булса да, кеше һәрвакытта үзе булып кала белергә тиеш, дип әйтергә теләгән.
Язылганнардан күренгәнчә, Габдулла Тукай әкиятләрен тәрбияви максаттта кулланып була.Аның әкиятләре балалар тәрбияләр өчен бик файдалы.
Еллар узар, минем дә балаларым булыр. Мин дә әбием кебек аларга «Шүрәле», «Су анасы»н сөйләрмен. Балаларымны Тукай әкиятләре ярдәмендә гуманлы, кешеләргә ихтирамлы, табигатьне яратучы кеше итеп тәрбияләргә тырышырмын.