Шигырь язучы аю.
Борын-борын заманда яшәгән ди бер аю.Аның исеме Кәкре Тәпи булган. Бу исемне аңа бер эшне дә тиешенчә эшли белмәгәне өчен биргәннәр.Ләкин аю баласының башка җән- лекләр кебек нәрсә дә булса эшләргә өйрәнәсе килгән.
Көннәрдән бер көнне ул тиен баласы кебек матур итеп чигү чигәргә өйрәнәсе килгән. Әмма бик озак түзеп утыра алмаган , энә белән бармагына кадаган.Шуннан соң бу эштән дә туйган һәм чигү чикмәскә булган. Эше барып чыкмагач бик нык күңелсезләнгән.Шулай кәефсезләнеп утырганда ул эченнән генә сөйләшә башлаган: куян-шаян,көн-төн,матур-батыр. Шул көннән башлап ул бик матур шигырьләр яза башлаган.
Аю баласының матур шигырьләр язуы хакында хәбәр бөтен урманга таралган.Элек аннан көлеп йөргән җәнлекләр аны хөрмәт итә башлаганнар, үзләре турында шигырь язуын үтен гәннәр. Хәзер инде бу аю баласының исеме Кәкре Тәпи түгел, ә Шагыйрь аю икән.
|
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
Фазлыева Илюза Ленаровна |
5 |
Тат Шуранская основная ощеобразовательная школа |
Петрова Гуляндам Кашифовна |
Литературное творчество |