| Нуртдинова Дания Ильсеяровна |
2 кл | МБОУ «Мусабай-Заводская СОШ» | Хайруллина Рузалия Флюровна | «Литературное творчество» |
Нуртдинова Дания, 8 яшь
Эссе.
Темасы: «Даһилыкның сере нидә?»
Бөек Тукай исемен горур йөртүче, кечкенә генә, Республикабызның иң матур урынында урнашкан Тукай районы кызы- Дания мин. Тәүге тапкыр безгә кунакка килүчеләр: "Тукай бу якларда яшәгән мени?"- дип кызыксыналар. Юк, безнең районда бөек шагыйребез яшәмәгән, чөнки әле ул вакытта безнең район булмаган. Ә менә аның әсәрләрендә сурәтләнгән гүзәл табигать, чыннан да, безнең яклардагы кебек матур: районыбызның һәрьягы урман, урманда кура җиләк тә, җир җиләк тә җыеп бетергесез, эчәм дисәң, эчеп туймаслык һәр почмакта челтерәп чишмә суы ага.
Миңа әле сигез генә яшь, тик Тукай иҗаты белән мин инде күптән таныш. “Туган тел” шигырен, “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләрен яттан беләм. Габдулла Тукайны безнең районда, мәктәптә генә яхшы беләләр дип дип уйлап йөрүемнең ялгыш булуын, Кушлавычка барып кайткач аңладым. Бактың исә, аны резпубликабызда гына түгел, хәтта чит илләрдә дә беләләр икән бит?! “Барлыгы 27 ел яшәгән кеше мондый даһилыкка ничек ирешә алды икән?”- дигән сорау миңа тынгылык бирмәгәч, мин аның тормыш юлын өйрәндем. Тик монда да соравыма җавап таба алмадым: кечкенәдән ятим калган, йорттан –йортка йөреп тилмергән... Тик мондыйлар аз мени?
Тукай абый кушканча, мин “эчем пошканнан”, кулыма китап алдым: “И туган тел, и матур тел, әткәм -әнкәмнең теле; Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы”,- дигән юлларны кат-кат укыганнан соң, шагыйрьнең туган илгә, туган телгә булган чиксез мәхәббәтен сиздем. Балалык рәхәтеннән, бәхетеннән мәхрүм ителгән Тукай күңел җылысын әкиятләре, шигырьләре аша безгә тапшыра:
“Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын; Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын” – безне белемле булырга,
“И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш”- дип хезмәткә хөрмәт тәрбияли, “Су анасы” әкиятендә урлашмаска, тирә- юньне танып-белергә өйрәтә, телне, милләтебезне сакларга куша. Мондыйлар бездә, чыннан да, аз.
Тукай гомерен математик саннар белән генә бәяләп булмый икән. Даһиларның гомере халык хәтере белән исәпләнә. Тукай бүген дә милли аң үсешенең юлбашчысы булып кала килә. Заман тудырган һәм милләтне борчыган бик күп сорауларга җавапны Тукай әсәрләреннән эзләгез, дусларым