Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре муниципаль бюджет учреждениесе
5 нче катнаш «Теремкәй » балалар бакчасы
Эссенең темасы:
«Йөрәкләрдә Тукай эзләре,күңелләрдә Тукай сүзләре! »
Әзерләүче:
югары кв.категорияле
татар теле тәрбиячесе
Курамшина М.Н.
Яр Чаллы 2017
Тукай! Бу шагыйрънең шигырьләрен , мәкалә-фельетоннарын бирелеп укыйм,күбесен мин хәтта яттан да беләм.Бу ялкынлы,самими әсәрләр йөрәгемә тирән кереп урнаштылар.Тукай шигырьләре белән танышкач,минем күз алдыма йөрәге Ватанының , халкының дәртләре,кайгылары белән тулган, халкының киләчәген,туачак матур көннәрен алдан күргән,аның якты өметләре тормышка ашачагына тирәнтен ышанган шагыйръ килеп баса.
Минем шикелле гади бер татар теле тәрбиячесенә Тукай исеме белән сүз башлап җибәрү,бәлки,килешеп тә бетми торгандыр.Ләкин мин дөньяга бөек Тукайны тудырган татар халкының бер кызымын.Әле беренче сыйныфта ук даһи шагыйрь белән бергә:
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы,дигән юлларны бөтен ихласлыгым белән кабатладым.Минем күңелемдә туган якны,туган халыкны,туган илне ярату хисләре Тукай исеме белән бергә туды.Ул хис- шагыйрьне ярату, аның әсәрләренә соклану хисе еллар үтү белән тагын да үсә,көчәя барды.Мин үзем Тукайның бөеклеге, шигырьләрендәге һәр сүзнең ,нәкъ бүгенге көнгә туры килеп заманча яңгыравында дип беләм.Ул ятимлек ачысын күпме генә татыса да ,мескенлеккә төшеп ,елак шигырьләр язмаган.Нинди генә кыенлык,җәбер-золымнарга дучар ителсә дә,кайгы-хәсрәткә чумып сукранмаган.Ул үзе турында түгел,ә халкы турында борчылган,татар милләтен киләчәктә азат,тигез хокуклы бөек зат итеп күрергә теләгән.
Апрель ае- Тукай ае.Ул -бөек шагыйрьне тудырган ай .Татар халкы үзенең җырчы улын һәрчак күңел түрендә тота.Бу айда күп төрле чараларның уздырылуы-шуның ачык мисалы.Апрельдә Язучылар берлеге, Тукай музее, Тукай җәмгыяте вәкилләре,укытучылар бөек шагыйрь каберенә зиярәт кыла,татарның мәшһүр әдибенә үзләренең хөрмәт хисләрен белдерә,бу айда Тукайга багышланган Республикакүләм фәнни-гамәли конференцияләр үткәрелә, ә 26 апрельдә- традицион Тукай бәйрәме.Тукай көннәре уңае белән радио-телевидениедән махсус тапшырулар,мәдәният учакларында төрле чаралар үткәрелә.Көндәлек матбугат та бөек шагырь тематикасына даими урын бирә.
Балалар бакчаларында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтү инде традициягә әйләнде.Без иң элек балаларны аның тормыш юлы, ятим бала чагы белән таныштырабыз.Төрле альбомнар,презентацияләр карыйбыз.Аннан соң нәниләр күңелен шигърият били.Шагыйрьнең сабыйлар өчен язган шигырьләрен ятлыйбыз һәм аның сүзләренә язылган җырларны өйрәнәбез. Менә нәниләр инде ничә буын балаларын үзенә тарткан могҗиза-әкият дөньясында .Ләкин алар әкият тыңлап кына калмыйлар,үзләре дә әкият геройларын сурәтләп,төрле рәсемнәр ясыйлар.Пластилин,балчык,агач тамыры,мүк,кош каурыйлары кулланып, Тукай әкиятләрендәге геройларны иҗат итәләр.Ул әсәрләрне үз күңелләре аша үткәреп әкият дөнъясы төзиләр.Шуңа күрә дә балалар иҗатында күбрәк зәңгәр күлдәге Су анасы яки урман пәрие Шүрәле тасвирлана.
Сөекле шагыйребез әсәрләренә нигезләнеп эшкәртелгән уеннар дәресне күңелле итеп үткәрергә, балада кызыксыну уятырга ярдәм итә: “Кем шулай сөйләшә?”, “ Киресенчә әйт” , “ Исеңә төшер!” уеннарын нәниләр яратып уйный. “ Исеңә төшер!”уены :”...Су ана”сында малай тарак урлаган,ә егет урманда нишләгән?”, “...Гали кәҗәне сыйлый,ә карлыгач ...”.Уен лото формасында үткәрелә.
Балаларны татар телендә бер-берсе белән сөйләшергә һәм аралашырга өйрәтү өчен бик кызыклы эш төре кулланам-ситуатив күнегүләр . “...Син урманда Шүрәлене очраттың яисә көтмәгәндә,уйламаганда күл буенда Су анасы пәйдә булды.Син алар белән нәрсә турында сөйләшер идең?Син алардан нәрсә сорар идең?”.Бу очракта берсе-Су анасы,икенчесе-бала ролендә.Мондый күнегүләрне ешрак йомгаклау шөгелендә кулланам.
Шөгыльләрдә һәрвакыт темага яраклаштырып физминуткалар кулланабыз.Моның матур бер мисалы Габдулла Тукайның “Шаян песи”шигыре.Тагын бер нәрсәгә игътибар юнәлтәсе килә.Балаларны Г. Тукай әсәрләре белән таныштыру процессын җанлы һәм кызыклы итеп алып барырга үртәгечләр ярдәм итә:
“...Бур,бур,бурлаган
Малай тарак урлаган,
Өйгә кайткан,киштәгә куйган,
Төне буе күз йоммаган”.
Бармак уеннарының матур бер үрнәге Г.Тукайның “ Гаилә”шигырен уйнарга була.Яраткан шагыйребезнең “Гали белән кәҗә”, “Карлыгач”, “Кызыклы шәкерт”әсәрләрен укыгач,өйрәнгән табышмак,мәкальләрне искә төшерәбез.(“Кем эшләми,шул ашамый.”, “Калган эшкә,кар ява.”, “Эшчән бәхетне эшендә күрер,ялкау бәхетне төшендә күрер.”...)
Интонация,төрле хәрәкәтләр,мимикаларны дөрес кулланып сөйләгән әкиятләрне балалар аеруча яратып тыңлыйлар. Әкиятләрне Шүрәле,күбәләк,карлыгач исеменнән дә сөйләтергә мөмкин,бу вакытта магнитофон язмасында тыныч кына көй яңгырый.
Сөекле шагыйребез Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштырганда ата-аналар,тәрбиячеләр белән эшләү күпкырлы.Нигездә алар белән аерым әңгәмәләр,консультацияләр үткәрү,ата-аналар фикерен белү өчен анкеталардан файдалану планлаштырыла.Балалар белән бергәләп спектакльләр карау,рәсемнәр,күрсәтмә әсбаплар ясау,әдәби –музыкаль кичәләр, “Энергетик” мәдәният сарае каршында үткәрелгән “Тукайга чәчәкләр” бәйрәмендә катнашу практикада кулланыла.Ата-аналарга без балаларын йоклатканда Тукайның “Бишек җырын”,”Туган тел “ен җырларга тәкъдим итәбез.
Бөек шагыйребезнең туган көне уңаеннан ата-аналар балалары белән бергәләп Тукайга ияреп,аның турында шигырьләр иҗат иттеләр.
1.“Туган телем Тукай теле,
Утлардан чыкты тере.
Кояштай сарыла җанга
Тукайның “Туган теле”
2.Тукай бабай әкиятләре
Өйрәтте мине эшкә
“ Су анасы”, “Шүрәле “се
Керә әле дә төшкә.
Балалар һәм аларны тәрбияләү мәсьәләләре дә Тукай иҗатыннан читтә калмады.Балаларның рухына ятышлы,теле ягыннан аңлаешлы һәм аларның аң- белемнәрен үстерүгә ярдәм итүче әсәрләрне татар әдәбиятында беренче буларак, Тукай бирде.Шагыйрь әсәрләренең төп темасы- аң-белемгә,хезмәткә өндәү,хезмәт кешесен данлау,туган җиргә,туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.Г.Тукайның татар композиторлары тарафыннан көйгә салынган шигырьләрен балалар гына түгел,зурлар да яратып тыңлыйлар,җырлыйлар.
Татар халкының,Татарстан Республикасының мәдәнияте һәм профессиональ сәнгатенең һәр тармагында без бөек шагыйрь чәчеп калдырган орлыкларның үсеп чыгуын һәм җимеш бирүен күрәбез. Татарстан Республикасының әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Дәүләт бүләкләренең Г.Тукай исемен йөртүе бер дә очраклы хәл түгел.
Туган көнен дә генә түгел, балалар бакчасыннан башлап мәктәпне бетереп чыкканчы, балаларны Тукайдан аермаска иде.
Туган җирең,халкың турындагы
Әсәрләрең мәңге яшь синең,
Син үзең дә безнең күңелләрдә
Япь-яшь Тукай булып яшисең.
Ф.И.О. ученика Класс Школа Ф.И.О. руководителя Номинация - - МБДОУ «Детский сад комбинированного вида № 5 «Теремок» г.Набережные Челны Курамшина Милауша Назибовна Литературное творчество