| МБОУ «Большеарташская ООШ Сабинского муниципального района РТ» | Давлетова Илсияр Гаязетдинов на Педагог дополнительного образования |
Литературное творчество (пьеса) |
Серле төш.
(Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен 2 күренештән торган пьеса)
Сәхнәнең бер почмагында авыл өенең эчке күренеше. Марат йоклап ята. Төш күрә. (Музыка) Шүрәле керә, агач төбенә килеп утыра.
Шүрәле: Ничә еллар узды. Тукай абый үзе исән булса, бу табигатьне күреп исе китәр иде. Кешеләр хәзер үзгәрде. Урманнарны кисеп бетерделәр, кош – кортлар да күп калмады.
(Су анасы килә)
Су анасы: Син икән әле Шүрәле абзый. Нишләп зарланып утырасың?
Шүрәле: Иии заманалар үзгәрде дим.
Су анасы: Әйе шул. Елгалар да бик пычранды. Су коенырга килүче малайлар да юк.
Шүрәле: Элек бассейннар, компьютер, интернетлар юк иде шул.
Су анасы: Син әйтәсеңме инде аны, Шүрәле абзый. Балалар шуңа багынып утыралар. Табигатькә чыксалар да, матур уеннар белмимләр.
(Күбәләк керә, җырлый)
Мин торам кырларда,
Болында,урманда.
Уйныймын,очамын
Якты көн булганда.
Шүрәле: Син дә моңаеп йөрисең. Күбәләк.
Күбәләк: Ничек инде моңаймыйсың, минем белән уйнаучы да юк хәзер.
(Кәҗә белән Сарык керәләр)
Кәҗә:Ничә көннән бирле урманда йөрибез.
Сарык: Бер бүре дә очрамады. Табигать бик үзгәргән.
Кәҗә: Агачлар да сирәгәйгән. Урманга җиләккә, гөмбәгә килүчеләр дә күренми.
Су анасы: Хәзер бит кибеттә бар нәрсә дә бар. Кешеләр ялкауланды.Су китермиләр, утын якмыйлар.
Барысы бергә: Үзгәртәсе иде кешеләрнең тормышын. Табигать белән араларын якынайтасы иде.
Музыка. Малай уяна.
Марат: Нинди сәер төш булды бу. (Әбисе керә)
Әби: Улым, саташасың бугай. Тор әйдә.
Марат: Әбием, мин төш күрдем. Шүрәле,Су анасы, Кәҗә белән Сарык,тагы Күбәләк.
Әби: Сиңа Тукай әкиятләре кергэн икән.
Марат: Әбием,алар зарландылар.
Әби: Хәзер заманалар үзгәрде шул. Замана белән кешеләр дә.
Марат: Әбием, әйдә урманга барабыз. Мин дусларымны да чакырам.
Әби: Ярар,улым,әйдә.
(Марат телефоннан дусларын чакыра)
Дуслары керәләр.
Әби: Балалар, әйдәгез авылыбыз табигатен карап кайтыйк.
Алсу: Безгә агачлар да утыртырга кирәк.
Самат: Табигатьне чүп – чардан чистартыйк!
Зилә: Чәчәкләр утыртыйк.
Марат: Тукай әкиятләре геройлары да соклансыннар.
Барысы бергә: Табигать – безнең дустыбыз. Ул безне ашата,киендерә,саф һавасы сәламәтлеккә файда.
Әби: Рәхмәт,балакайларым. Изге эшегезне дәвам итегез.
Пьеса тәмам