Алабуга муниципаль районы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе « 4нче гимназия »
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган Республика иҗади ачык конкурсы
“Тукай безнең күңелләрдә” – “Тукай в наших сердцах”
Номинация: Әдәби иҗат – шигырь
Уртанчы группа 5-8 сыйныфлар
|
Шигырь бәйрәме |
Эшне башкарды: Комиссарова Виктория Геннадий кызы,
8 нче сыйныф укучысы
Фәнни җитәкче: Комиссарова Фәнҗия Гавис кызы,
югары квалификацияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
Алабуга, 2017 нче ел
Шигырь бәйрәме
Бөек Тукайлы булды
Алабуга - чал кала.
Күпләребез өчен бу -
истәлекле вакыйга.
Шәһәрнең уртасында
Тукаебыз янында
Шигырь бәйрәме үтә
Җылы апрель аенда.
Әтиләр дә киләләр,
Әниләр дә киләләр.
Бабайлар да,әбиләр дә,
Нәниләр дә киләләр.
Килә алар бәйрәмгә
Хөрмәт итеп Тукайны.
Һәр ел шулай олылап
Искә алабыз аны.
Менә бәйрәм башлана,
Укучылар сүз ала.
Көчле,дәртле тавышлар
Ишетелә һавада.
Су анасы,Шүрәле дә
Кунак безнең арада.
Дәвам итә тантана
Көне буе урамда.
И туган тел,и матур тел
Әткәм –әнкәмнең теле.
Яшәсен безнең күңелдә
Татар халкының гимны.
Шәһәрнең уртасында
Тукаебыз янында
Шигырь бәйрәме үтәр
Һәр ел апрель аенда...