Тукай исән.
Апрель саен үз тирәңә
Җыясың син газиз халкыңны.
Халкың килә, сине зурлап килә,
Мин дә иям сиңа башымны.
Буыннардан-буыннарга күчеп,
Син яшисең безнең күңелдә.
Бөреләнеп шыта, чәчәк ата
Тукай исән халык күгендә.
Туган тел белән үстерде
Әнкәй мине иркәләп.
Бөек Тукай телендә
Әкиятләрен сөләп.
Балачактан җанга сеңгән
Шүрәле, Су анасы.
Бәхет орлыкларын безгә салган
Туган телнең ата санасы.
| МАДОУ «Детский сад № 67 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Советского района г. Казани | Миннегалиева
Фардия Шамиловна |
Литератур ное творчество | Стихотворение “Тукай исән” |