Туган ягым
Туган ягым, синдә генә
Бу илаһи матурлык.
Синдә генә язар өчен
Үземә таптым азык.
Туган якта бөтен нәрсә:
Таллар, кырлар, урманнар.
Сусауларны басар өчен
Челтер-челтер чишмәләр.
Ераккарак китсәм әгәр,
Сагынырмын торган як.
Һәрчак исемдә булырсың,
Моңлы, җырлы туган як!
|
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
Шавалиева Зиля Филяесовна |
7 |
МБОУ «Нижне-Тимерлековская основная общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
Васикова Фания Дамировна |
Литературное творчество» |