Авылым
Авылым минем Биектау,
Искечә була Кечек.
Биш мәртәбә азан әйтелә,
Горурланмыйсың ничек .
“Әбдеш “дигән коесы бар,
Бик шифалы сулары .
Биш – алтылап чишмә ага,
Шундый матур таулары .
Хәлим тау башына менсәң,
Күренә Чистай утлары .
Борын заманнарда булган,
Монда байлар утары .
Шәл бәйлиләр, мал тоталар,
Бик тырыш минем халкым .
Ял иткәндә, ял итәләр,
Гөрләтеп тирә – якны .|
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
Гимадиева Лейсан Алмазовна |
6 |
Биектауская ощеобразовательная средняя школа |
Гарипова Гузалия Хабибрахмановна |
Литературное творчество |