Татарстан Республикасы
Алабуга муниципаль районы
“2 нче урта гомуми белем мәктәбе”
гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Иҗади эш
АЛАБУГАМ
Иҗади эшне башкарды:
10 нчы А сыйныфы укучысы
Сафина Венера Рамил кызы
Фәнни җитәкче:
беренче категорияле татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
Әхмәтшина А.Ф.
Алабуга
2017
АЛАБУГАМ
Сафина Венера, Алабуга шәһәренең 2нче урта мәктәбе
Фәнни җитәкче: Әхмәтшина А.Ф.
1. Алабугам-туган җирем,
Чал тарихлы ак шәһәр.
Өзгәләнеп, сагынып кайтам,
Еракларга китсәм әгәр.
2. Табигатең гаҗәп ямьле,
Бай синең урманнарың.
Тирә-якта җәйрәп ята,
Мул уңышлы кырларың.
3. Илебездә дан тотасың,
Бөек шәхесләрең белән,
Шишкин, Дурова, Цветаеваны
Белмәгәннәр бармы икән?
4. Нурлы йөзле кешеләрең
Каршы ала һәркемне.
Гөрләп уза бәйрәмнәрең,
Таң калдырып тирә-юньне.
5. Җитештерү өлкәсендә
Син алгы урыннарда.
Колач җәеп үз итәсең
Чит ил кунакларын да.
6. Көннән –көн яшәрәсең,
И, гүзәл, Алабугам!
Синнән башка бер җирдә дә
Бәхетле була алмам.