Сөбханалла. Эссе.
(Г.Тукайның “Сөбханалла. Сөбханалла.” әсәрен укыгач)
Нинди яз?! Нинди кояш?! Сөбханалла. Күзне чага. Йөземне иркәли. Күңелне дулкынландыра.
Язгы күк йөзенә кемнең игътибар белән караганы бар? Зәп-зәңгәр күлдә аккошлар йөзә. Күрәсезме? Сөбханалла. Сөбханалла
“Аккош йөзә, дәрья гизә,
Дулкынлатып шәүләсен,”- дип җыр сузасы килә.
Язның ләйсән яңгыры. Сөбханалла. Сөбханалла. Шәһәремне чистарта ләйсән. Озын кышларда салкын кагылган күңелләрне эретә бу кояшлы яңгыр. Күңел түрләрендәге иң чиста, иң нечкә хисләрне уята, сафландыра.
Яз исе. Сөбханалла. Сөбханалла.
“Яз исе!
Яз исе!
Яз исе...
Килә лә бер шашып назлыйсы,
тылсымлы учаклар ягасы...
Кар суы булыплар агасы,”- ди кешеләр күңелендәге изге хисләрне уята торган нечкә күңелле лирик. Яшьлек исе..
Ә кошлары! Ничек үзәкләрне өздереп сайрый алар! Сөбханалла.
Әгәр күрсә бу матурлыкны Кариналар, Софияләр, Радиклар, “ Сөбханалла” дию кайда аларга соң! Тукай абыйның бу шигырьләрен укымаган алар, бернәрсә белмиләр.
Әгәр, Тукай абый, мин дә синең иҗатыңны яратмаган булсам, әйтер идем, бәлки, шулар кеби: “Вау. Круто. Нештяк!”
Ә мин бәхетле. Дөньяның матурлыгын күрә беләм.. Үз телемдә, чын күңелемнән сокланып, хәлфәм Тукай өйрәткәнчә: ”Диям шунда: “Сөбханалла, Сөбханалла!”
Хәлфәм! Яусын сиңа һаман рәхмәт кенә.
Гильманова Гульшат (8Г)
|
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
Гильманова Гульшат Айратовна |
8Г |
МБОУ «Гимназия №94» Московского района г.Казани |
Зарипова Айгюль Мидхатовна |
Литературное творчество- эссе |