Язылмый калган әкият
1942 нче елның 15 нче феврале. Муса Җәлилнең кызына биш яшь. Әтисе аңа фронттан болай дип яза: “Мин синең өчен кызыклы әкият уйлап чыгардым. Алтын әтәч турында. Аның артыннан фашистлар куалар, ләкин үзләре тозакка килеп эләгәләр...” Чулпан исә әтисе вәгъдә иткән әкиятне бик көткән. Әмма Җәлилнең әкияте язылмый калган. Мин менә шул әкиятне язып карарга булдым.
Алтын әтәч
Бөтен ягын урман әйләндереп алган кечкенә бер авылда бер әби белән бабай яшәгән. Аларның балалары булмаган. Башка хайван асрарлык хәлләре булмагач, бабай базардан бер чуар тавык алып кайткан. Әби белән бабай бар көннәрен шуның белән юанып үткәргәннәр. Көннәрдән бер көнне чуар тавык алтын йомырка салган. Әби белән бабай бик куанганнар. Алтын йомырканы ватарга кызганганнар.Уйлаганнар уйлаганнар да, чебиен чыгарырга булганнар. Тавык ипле генә йомырканы басып утырган. Вакыты җиткәч, карасалар, йомыркадан алтын чеби чыккан. Ул йомыркадан чыгуга ук: “Урра, мин тудым”,- дип кыч-кырып җибәргән. Әби белән бабай көн буена шушы алтын чебине ашатып, аның белән сөйләшә торган булганнар.
Чеби матур гына үскән, кикрикләр чыгып, матур алтын әтәтчкә әверелгән. Әтәч кеше телендә сөйләшкән. Бабайга нәрсәләр эшләргә кирәген өйрәткән. Киләсе кеше булса, бабайны кисәтеп, алдан әйткән.
Болар шулай тыныч кына яшәп ятканда, сугыш башланып киткән. Гитлер үзенең бик нык коралланган гаскәре белән бик тиз арада бик күп җирләрне басып алган. Әби белән бабай яшәгән авыл да немецлар басып алган җирдә калган.
Бабайның шундый алтын әтәче барын кешеләр беләләр бит. Телдән телгә күчеп, бу немецларның генералына да ишетелә. Билгеле инде, мондый әтәчне кемнең генә үзенеке итәсе килми. Генерал үзенең тән сакчылары белән әтәч артыннан шул авылга юл ала. Алтын әтәч бабайга үзе артыннан немец генералы киләсен әйтә. Бу урманда ул вакытта партизаннар отряды оешкан була. Бабай тиз генә барып генерал киләсен хәбәр итә. Генерал килгәнче, партизаннар килеп көтеп торалар. Менә генерал килеп җитә: аны-моны шикләнми, бабайдан алтын әтәчне сорый. Бабай ризалыгын күрсәтеп: “Әнә сарайда”,- ди. Генерал сарайга керүгә, партизаннар аны эләктереп алалар. Тән сакчыларын да кулга төшерәләр. Генералга барлык гаскәре белән бирелергә кушалар. Генерал, үз гомерен саклап калырга була, солдатларына коралларын ташларга боерык бирә. Шулай итеп, Алтын әтәч белән бабай немецларның тулы девизиясен юкка чыгаралар.
Бабай аннан соң да фронтның алгы сызыгына барып, үзенең алтын әтәче белән бик күп җиңүләр яуларга булышкан. Соңгы чиктә безнең гаскәрләр немецларны тулысынча җиңгәннәр.
|
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
Садыков Рамиль Разимович |
5 |
МБОУ «Яна Булякская ООШ» |
Назмутдинова Зульфия Гадановна |
«Литературное творчество» |