Тукайга мәдхия
Яратам мин Тукайны –
Җырлыйм аңа мәдхия.
Данга, бөеклеккә
Бары ул гына ия.
“Шүрәле”не, “Су анасы”н
Белмим, ничек иҗат иткән?
Бала күңеленә ачкыч
Кайлардан тапты микән?
Һәр шигърендә тирән мәгънә,
Төпле фикер, зирәк киңәш.
Аңлап язган тормышны
Булса да ул бик нык яшь.
Эшкә өнди сабыйларны,
Ялкауларны мыскыл итә.
Туган җиргә мөкатдәс хис,
Миллилекне алга этә.
Мәсәлләрен укып кат-кат
“Маһир”лыгна таңнар калам.
“Гадаләт” сыйфатларын
Үрнәк итеп үземә алам.
Горурланам Тукай белән
Даны еракларга киткән.
“Каләм теле” белән халкын
Гомерлеккә әсир иткән.
Маһир – оста.
Гадаләт – гаделлек, тугрылык.
(Миннебаева Рамзия Раусовна)
Миннебаева Рамзия Раусовна Литературное творчество