| Якупов Адель Марселевич | 8 класс | ГБОУ « Ново-Кинерская школа- интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Арского муниципального района Республики Татарстан | Нигматуллина Нурсия Рустямовна | Сочинение к празднику |
Минем әти иң –иңе.
инша
Ул җирдә иң шәп кеше,
Шәп кеше, гаҗәп кеше.
Кем дисезме? Ул кеше –
Минем әти, әлбәттә.
Җир йөзендә иң якын кешеләр әти – әнидер.Ә әтиләр һәр якын терәк булып тора. Алар янында үзеңне көчле һәм иркен хис итәсең. Минем әтием дә бик яхшы, олы җанлы, әйбәт әти. Аның исеме – Марсель. Ул озын буйлы, кара чәчле, таза гәүдәле ир – ат. Әтием газ оешмасында диспетчер булып эшли. Аның хезмәте бик җаваплы. Кешеләрнең өйләре һәрвакыт якты, җылы, нурлы булсын өчен ул бар көчен, вакытын кызганмый. Ул бер көн генә эшенә бармаса, бик күп кыенлыклар килеп чыгар иде.Әтием мин сине бик яратам. Син авырма, таза –сау бул, балаларың белән бергә озын – озак гомер ит.Әтием әниемне дә бик ярата, хөрмәт итә. Алар бергәләп ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Ул йорт эшләрендә бик тырышып эшли. Әтием безгә дә бар йөрәк җылысын бирә. Минем әтием – кадерле бабай да әле ул. Аның өч оныгы бар. Алар да бабайларын бик яраталар. Буш вакытларында әтием алар белән уйный, төрле һөнәрләргә өйрәтә.
Якупов Гадел