| МБДОУ №5 г.Лениногорска | Гиззатуллина Лилия Фоатовна |
Литературное творчество - стих |
Укыгыз сез Тукайны.
Нинди китап укыйм диеп,
Бардым китапханәгә,
Озак кына уйлап торгач,
Күзем төште киштәгә.
Аңа алтын хәреф белән
“Габдулла Тукай” дигән,
Кечкенәдән таныш бит ул
Шигырь – әкиятләре белән.
Алдым да кулга китапны,
Тиешенчә яздырып,
Сак кына салып сумкага,
Киттем мин аны алып.
Энем белән сеңлемне
Утырттым да яныма,
Рәсемнәрен карый – карый,
Укып чыктым ялт кына.
Су анасы, Шүрәледән
Сеңлем бераз шүрләде,
Тик шулай да, ахыргача
Тып – тын гына тыңлады.
“Китап бик шәп!” - диде энем,
Үз – үзенә сөйләнеп,
“Тагын бер кат укы” – диеп,
Йөрде әле бәйләнеп.
Ничә тапкыр укысаң да,
Беркайчан да туйдырмый.
ТВ, интернет уеннар
Китапны алыштырмый.
Дусларым, киңәш итәм,
Яратыгыз китапны.
Тәрбияле булыйм дисәң,
Укыгыз сез Тукайны!