Исебездә калдырыйк
Тукайның “Су анасы”н укып,
Калдым бераз уйга мин.
Бар мени ул су анасы,
Булса кайда яши,-дим.
Нигә инде ул малай да
Аның тарагына тигән.
Тияргә ярамаганын
Малай бит үзе белгән.
Су анасы нишләр иде,
Тараксыз калган булса.
Ә чәчен нәрсә эшләтер,
Таратып үрә алмаса.
Әле ярый вакытында
Су анасы аны күргән.
Ә әнисе аңлап алып,
Тарагын кирегә биргән.
Булган хәлләр турында
Без бергәләшеп уйлыйк.
Рөхсәтсез тияргә ярамаганын
Исебездә калдырыйк.
|
Ф.И.О. учителя |
Школа |
Номинация |
|
Ибрагимова Гульназ Азгатовна, учитель татарского языка и литературы |
Муниципальное автономное образовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №17» г. Альметьевска Республики Татарстан |
Литературное творчество – стих |