Түбән Кама шәһәре
8 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе
11 сыйныфның татар төркемнәре өчен
әдәбияттан тест сораулары
Тестны әзерләде: Әхмәтова Гөлфия Нәкыйф кызы
I квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
1. Бу өзек кем әсәреннән?
“ Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас
Ялкынлы җыр тулы күңелне,
“ Үлем” диеп әйтеп буламы соң
Җиңеп үлгән мондый үлемне?”
А) А. Алиш
Б) Ф.Кәрим
В) М. Җәлил
2. “ Партизан хатыны” поэмасының авторы:
А) М. Җәлил
Б) Ф. Кәрим
В) Х. Туфан
3. Бу юлларның авторы кем?
“ Бирде дөнья кирәкне,
Еламаска өйрәтте ...
Кайсыгызның кулы җылы?
Бәйлисе бар йөрәкне”,
А) М.Җәлил
Б) С.Хәким
В) Х. Туфан
4. Кайсы шагыйрь татар поэзиясен яңа типтагы строфа белән баетты?
А) И. Юзеев
Б) Х.Туфан
В) С. Хәким
5. Т. Миңнуллинның “ Үзебез сайлаган язмыш” драмасында үз һөнәрен акламаган персонаж
А) Нурия
Б) Динә
В) Мөнирә
6. Бирелгән өзекнең авторы кем?
“ Икеләнгән, каушап калган акбүреләр күңелендә Тотышның сүзләре ышаныч чаткылары кабызып җибәрде. Башлар югары күтәрелде, коралларга куллар ныграк тотынды. Әнә ул Тотыш углан, нинди таза, нинди көчле!”
А) М. Хәбибуллин
Б) Р. Батулла
В) Н. Фәттах
7. М. Хәсәновның “ Язгы аҗаган” әсәрендә кайсы герой “ фәрештә” кушаматы ала?
А) Гази
Б) Таҗи
В) Һади
8. Сталин репрессиясенә эләккән татар әдибе:
А) М. Җәлил
Б) К. Тинчурин
В) Г. Афзал
9. Тарихи романнар белән танылган язучы:
А) М. Мәһдиев
Б) М. Хәбибуллин
В) А. Гыйләҗев
10. “Утызынчы ел” романының авторы:
А) Р. Хәмит
Б) Ф. Хөсни
В) Х. Вахит
11. Ә. Еникинең “ Әйтелмәгән васыять” әсәрендә төп каршылык :
А) туганнар арасында
Б) ир белән хатын арасында
В) ана һәм балалар арасында
12. Н. Фәттахның “ Итил суы ака торур” романы нинди төргә карый?
А) детектив
Б) биографик
В) тарихи
13. Биредә тропның кайсы төре?
“ Көн яңгырлы иде... Берсен- берсе
Этә- төртә кургаш болытлар
Иелделәр җиргә...” ( М. Җәлил)
А) сынландыру
Б) чагыштыру
В) литота
14. Г. Кутуйның “ Тапшырылмаган хатлар” әсәренең төп герое:
А) Галия
Б) Вәли
В) Искәндәр