Әкият илендә
Тукай язган әкиятләрне
Беләм бик кечкенәдән.
Курыктым урман сарыгы –
Мөгезле Шүрәледән.
Су анасының тарагы
Төшемә хәтта керде.
Пар ат, Былтыр, Кисекбашны
Тукайдан укып белдем.
Мәктәптә өйрәндек бергә
“Туган тел”не җырларга.
Телем белән горурланам
Тукай теле булганга.
Сәлимова Алинә,
Әгерҗе шәһәре 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 3А сыйныфы укучысы
|
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
Салимова Алина Адилевна |
3А |
МБОУ СОШ №4 г. Агрыз Агрызского муниципального района РТ |
Хафизова Фарида Закиевна |
«Литературное творчество» (стих) |