Туган телле, Тукайлы без.
Һәрбер татар күңеленең иң түрендә
Бик кадерләп саклап йөртә зур шагыйрен.
Кайгырса да, шатланса да укый татар
Алып китап, Тукаеның бер шигырен.
Һәрбер сүзе яшен уктай җанга үтә,
Хиссезләрнең йөрәкләрен хисле итә,
Моңлыларның башларыннан сөеп үтә
Тәкәббернең борынына чиртеп китә.
Менә шундый көчле аның шигырьләре
Тетрәндерә таштай каты бәгырьләрне.
Юа Тукай үткен теле, сүзе белән
Керләнеп лә каткан күңелләрне.
Тукаебыз белән көчле, бөек бит без
Туган телле, хөр Тукайлы татар бит без.
|
Минневалиева Регина Айратовна |
8А |
МБОУ «Рыбно-Слободская гимназия №1» |
Салахова Рамзия Гаптраефовна |
Литературное творчество (стих) |