Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Яңа Кенәр балалар бакчасы»ның өлкән тәрбиячесе Гайнуллина Гөлнар Фирдинант кызы.
Иҗади мизгелләр.
Кояшым.
Һәр көн иртән зәңгәр күк йөзендә,
Җылы нурын сибә кояшым.
Бу җылыны тоя һәр тереклек,
Ул да тоя, син дә тоясың.
Кояш нуры һәм дә яктылыгы,
Киң кырларга барып тоташа.
Амбарларга кайта алтын байлык
Хезмәт аша, кайнар тир аша.
Хезмәт сөйгән алтын куллыларны
Син кояшым күбрәк күрәсең.
Йөзләренә алтын нурың сибеп,
Рәхмәт, диеп гүя үбәсең.
Кояшкаем, синең сихри нурың
Илаһи көч бирә күңелгә.
Мәңге балкы, мәңге нурың сирпе.
Туган илнең аяз күгендә.
Муса Җәлил (100 яшь тулу уңаеннан)
Әгәр исән булсаң, Муса абый,
Бәйрәм итәр идек йөз яшең.
Күп югалтты милләт синдәй солтаннарны
Күпләп түкте татар күз яшен.
Күп әсәрләр буйлап күз йөгерттек,
Синең батырлыкка сокландык.
Керсез мәхәббәтең белән сугарылган
Шигырьләрең укып рухландык.
Туган илгә булган мәхәббәтең синең
Күчте безнең күңел кылларына
Күпме җырдай шигъри әсәрләрең
Әйләнделәр халкым моңнарына
Мондый көчне һәм дә горурлыкны
Муса абый, каян алдың син?!
Соңгы сулышыңны сулаганда
Нинди хисләр белән яндың син?!
Синдәй батырларның каны аша
Кояш балкый илем күгендә
Батырлыгың тарих битләрендә түгел,
Сине сөйгән халкың күңелендә
Җиңү килгән илемә!
45нең язы җитү белән,
Җиңү килгән илемә.
Шатлык тулы күз яшьләрен сөртеп,
Бар да чыккан Җиңү көненә.
Җитмеш тапкыр илем бәйрәм итә.
Тантаналы җиңү иртәсен.
Җиңү яулап кайтты алар илгә,
Үтеп явыз дошман киртәсен.
Исән кайткан ветераннарыбыз
Сыкрап искә ала һаман да.
Күкрәгендә чыңлый орден, медаль,
Йөрәгендә яра, кан тама.
Күпме якыннары яу кырында
Гомерләрен биргән ил өчен.
Каршы торган алар дошманга
Аямыйча гомерен, көчен.
Азайдылар инде ветераннар
Бармак белән генә санарлык.
Мондый бөек, батыр затларга
Хөрмәт белән генә карарлык
Җитмешенче язны каршылыйбыз,
Аяз күк йөзенә сөенеп.
Баш иябез,Сезнең алдыгызда
Горурланып,сөеп,сөенеп.
Рәхмәт, Сезгә, рәхмәт, Ветераннар!
Батырлыкта тиңнәр юк Сезгә.
Рәхмәт, Сезгә, рәхмәт, Ветераннар!
Үрнәк бит Сез,үрнәк Сез безгә!