Бөек шагыйрь.
Кошлар кайта туган якларына,
Өзелеп, сагынып газиз җирләрен.
Сулар ага, гөрләвек юл яра,
Яшеллеккә күмелә ак каен.
Тукай да бит нәкъ шул яз аенда
Аваз салган якты дөньяга.
Туганда ук алла бик мул итеп,
Талант биргәндер дим мин аңа?!
Бәйрәм итә халкым Тукай көнен,
Шигырь укып искә алалар.
Онытмыйлар, һич тә онытмыйлар,
Һәр ел каберенә баралар.
Бөек шагыйрь ничек онытылсын,
Ул һәрвакыт йөрәк түрендә.
Матур, тәрбияви шигырьләре
Һәр кешенең яши күңлендә.
Язмыш аны бик күп кыерсыткан,
Тик ул беркайчан да сынмаган.
Авырлыкка бер дә бирешмичә,
Бары алга гына атлаган.
Ул бары тик 27 ел
Яшәп калган якты дөньяда.
Ләкин аның матур шигырьләре
Танылганнар бөтен дөньяга.
Тукай рухы яши барча өйдә,
Тукай безгә өлге һәм үрнәк.
Шундый бөек, күркәм, затлы
Була белүчеләр бик сирәк.
Әкиятләре, шигырьләре аша
Тәрбияләнә җирдә күп бала.
Аның шигырьләрен укыган һәркем
Үзенә бары яхшылык ала!
Шагыйребезне искә алыйк әле,
Бәйрәм итик әле, онытмыйк.
Хәтер – хәтер, үткән гасырга без
Сәяхәткә чыгыйк, юл тотыйк,
Үткәннәрне, юк – юк онытмыйк!
Рәхимова Рәсимә Гасым кызы
14 нче номерлы “Әкият” балалар бакчасының балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче