| Садикова Азалия Алмазовна |
доу | МБДОУ "Детский сад № 350" | Галимова Римма Фаатовна | Литературное творчество (стих) | “Тукай безнең күңелләрдә” |
«Тукай безнең күңелләрдә»
Тукай безнең күңелләрдә
Мәңгегә истә калды.
“Су анасы”, “Шүрәле”дән
Бала-чаклар башланды.
Габдулла бәләкәй чактан
Бик авыр тормыш чиккән:
Әти-әнисез яшәүләр
Бигрәкләр авыр икән.
Бездә хәзер барсы да бар:
Телефон, уен кулда.
Андый чакта уйлап куям
“Кечкенә Апуш” турында.
Бозланып каткан идәндә
Басып тора бәләкәч –
“Исемдә калганнар”ында
Йөрәк әрни, сөйләгәч.
Тукай безнең күңелләрдә
Һәр буын белән яңара.
Елдан ел аны балалар
Яратып искә ала.
Егерме алтынчы апрель –
Тукайның туган көне!
Бөтен халыклар белсеннәр:
“Без Тукай оныклары!