Казлар китә
Казлар китә җылы якка,
Кулларым изәп калам.
Онытмагыз туган якны!
Кайтыгыз безгә һаман!
Ерак юлда җилгә каршы,
Канатлары талмасын.
Берсе дә туганнарыннан,
Аерылып калмасын.
Күзләргә яшь килә кайчак,
Киткән казларга карап.
Казлар китә туган яктан,
Аваз салып : Кыйгак-кыйгак!
| Харисова
Алина Айратовна |
7 | ГБОУ«Нижнетабынская школа-интернат для детей с ОВЗ» | Ильясова Зилия Ленаровна | «Стихотворение» | «Казлар китә” |