Яшә, Тукай!
Бөек әдәбиятыбызның
Йолдызлары меңләгән.
Йолдызлар арасында
Тукай бер дә сүнмәгән.
Буыннан-буынга күчә
Синең күпме әсәрең!
Үзең дә белмәгәнсеңдер
Алар күпме яшәрен.
Кечкенәдән ятим калып,
Кулдан-кулга йөргәнсең.
Язмышның ачы-төчесен
Бала чактан күргәнсең.
Яшә, Тукай, йөрәкләрдә
Онытылмас җыр булып!
Яшә, Тукай, күңелләрдә
Мәңгелек шигырь булып!