Мамадыш муниципаль районының
Кече Кирмән төп гомумбелем мәктәбенең
7нче сыйныфы укучысы Газизов Айнур Илнур улы.
Хыялый малай язмалары.
Киләчәк... Нинди булыр икән ул? Нәрсә көтә безне анда? Бу сораулар, минемчә , һәркемне борчыйдыр. Кеше бит шулай яратылган: ул барысын да алдан белергә , барысына да әзер булырга тырыша. Һәр кеше якты киләчәк турында хыяллана. Ә шул хыялларыбызны чынга ашыру адәм баласының үзеннән тора.
Мине туган авылымның киләчәге борчый. Ул инде кечкенә, авылда эшсезлекне сылтау итеп, яшьләр шәһәргә агыла.
Әйе, авыл бетү чигендә.Әмма берничә елдан соң һәммәсе дә үзгәрәчәк дип уйлыйм. Яшьләр , шәһәрдә белем алып ,туган авылыбыз Нормага кайта башлар. Авылдан шактый еракта урнашкан яшелчә бакчасы урынында,бәлки, яшелчә эшкәртү заводы төзелер. Фермалар урынында терлекчелек комплекслары ачылыр: сарыклар, мөгезле эре терлекләр, атлар үрчетерләр.Эшчеләргә яңа йортлар салыныр, юллар төзелер. Күп гаиләләр шәһәрдән күченеп кайтып,үз эшен ачып җибәрер.Бер сүз белән әйткәндә, авыл чәчәк атар әле, гөрләр әле Нормам! Рәхәтләнеп яшә генә!
Егерме биш елдан соң авыл нинди булыр? Аны нинди үзгәрешләр көтә? Мин хыялымда ,туган авылыма сәяхәт итеп ,аның нинди буласын күз алдына китердем.
Менә авыл. Дөресрәге ,авылым элек монда иде.Хәзер исә минем күз алдымда зур гына мәйданны биләүче,мәһабәт йортлары һәм матурлыгы белән күз явын ала торган биниһая зур торак пункты. Ни дип тә атарга белмим: кечерәк кенә шәһәрме бу ,әллә олы,бик олы авылмы?
Хәер , монысы бит мөһим түгел. Йә Хода ,ниләр булып беткән соң монда егерме биш ел эчендә?
Беренче урамга атлыйбыз.Аяк астында асфальт юл, тротуар түшәлгән.Бөтен җирдә чисталык,сафлык.Урамның як-ягында һәрберсе бөек архитектура үрнәге булырдай йортлар.Үзебезнең полиция бүлекчәсе, шифаханәбез дә бар.
Без яшь вакытта авыл клубы булган урында өч катлы мәдәният йорты балкый.Эченә үтсәң, мондагы матурлыкка исең китәр. Фойе уртасында фонтан җырлап утыра, диварларда- авылыбызнын данлыклы шәхесләре турында сөйләүче стендлар. Бер почмакта мин әле моңарчы бер тапкыр да күрмәгән гөлләр,чәчәкләр үсә.
Беренче ишек артында зур гына тамаша залы һәм сәхнә күрәм. Сәхнәнең арткы планына авыл күренеше төшерелгән зур панно эленгән . Мондый залда тамашалар, концертлар карау- үзе бер бәхеттер инде.Монда бию залы да , китапханә дә, бильярд , ял бүлмәсе- күңелең ни тели.
Үзәк урамда элеккесеннән күпкә зуррак мәчет төзелгән ,манарасында мәһабәт ай ялтырый.Аллаһ йорты ерактан ук үзенә тартып тора.Халык дингә тартыла,көн саен намазга җыела. Ә инде изге җомга көнендә мәчеттә алма төшәр урын да калмый, олысы-кечесе җомга намазына килә.Шушында ук мәдрәсә эшли, балаларны гарәп хәрефләре танырга, Коръән укырга өйрәтәләр.
Инде , мәчеттән чыгып,күпме юл үттем, әмма күзләрем күргәнгә һаман ышана алмыйм.Егерме биш ел элек зур адымнар белән бетү ягына таба барган авылым ничек үзгәргән!
Бар җирдә дә үзгәрешләр, мәктәп тә искәрмә түгел.Элекке агач бина урынында үзенчәлекле стильдә төзелгән өр-яңа мәктәп тора.Эченә үтәм белем йортының ,танышам. Мондагы матурлыкка исең китәр. Һәр бүлмә диярлек компьютерлаштырылган, ишекләр электрон карталар белән ачыла.Спорт секцияләре эшли , бассейн, тренажёрлар залы, көрәш бүлмәсе, волейбол, футбол мәйданчыклары бар. Мәктәп заманча таләпләргә җавап бирә.Кызганыч, мондый әкияти җирдә белем алырга туры килмәде миңа.Шунысы сөенечле: һәр сыйныфта утызар-утыз бишәр бала белем ала.
Мәктәптән чыгып, аз гына баруга, җәяүлеләр генә йөри торган урамга керәсең. Бөтен җирдә чәчәк түтәлләре, матур агачлар үсеп утыра.Урамның ике ягында кибетләр, кафелар тезелеп киткән.Хәтта туган якны өйрәнү музее да ачылган. Кирәк бит, элек бу урам урынында бары тик дүрт өйле бер тыкрык кына иде.
Сабантуй уздырыла торган мәйданда да үзгәрешләр бик күп: кибеп беткән инеш урынында матур гына киң елга агып ята.Ярның теге ягында ял итү комплексы төзеп куйганнар.
Элек наратлык булган урын олы бер яшел патшалыкны хасил итә-балалар өчен ял паркы эшли.Гүзәл табигать кочагына чумып, тәмле нарат урманы исен исним. Шушы матурлыкка сокланып,ирексездән күңелдә кечкенә чакта өйрәнгән шигырь юллары искә төшә:
Ниди күркәм туган җирем,
Кояштай балкып тора.
Урманнары җыр шикелле,
Моңланып,шаулап тора.
Яшеллек иленнән ерак та түгел бер алан бар. Алан уртасында түп-түгәрәк күл җәйрәп ята.Суы шундый чиста,хәтта төбе күренеп тора.Ерактан караганда, кемдер көзгесен ташлап калдырган кебек. Мондый матур күлнең суы да шифалыдыр. Чистарган, үзгәргән Түгәрәк күлем.
Авыл читендә урнашкан терлекчелек комплексындагы чисталыкка хәйран калырлык.Ак халат киеп алган эшчеләр техника белән генә идарә итеп, кнопкаларга басып кына эшлиләр.Компьютер заманы икәне күренеп тора. Эш ике сменада оештырылган. Эшчеләргә барлык уңайлыклар да булдырылган. Анда сауна, ашханә, ял бүлмәсе бар.Эш белән ял бергә үрелеп бара. Авылым кешеләре хезмәттән тәм табып яши беләләр.Комплекс каршындагы басуда кызу эш кайный, тракторлар җир эшкәртә.
Якында гына теплицалар күренә.Эченә килеп кергәч,үзеңне чәчәк патшалыгында кебек хис итәсең. Бу-минем хезмәт җимешләре. Икенче тепли- цада исә яшелчәләр үстерелә. Эшчеләргә вакытында хезмәт хакы түләнә, һәм алар моннан бик канәгать.Кеше күңеле белән һәрчак матурлыкка тартыла, шушы матурлыкны үз куллары белән тудыра.
Безнең авыл тау астына урнашкан.Җәйрәп яткан басу-кырлар, җиләкле болыннар, җырчы сандугачлар, су буендагы бөдрә таллар...
Кыскасы, бездә табигать шулкадәр матур, аны сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый. Менә кайда рәхәт яши, менә кайда бәхетле була кеше!
Авылыбыз шагыйре Рафаил абый Газизовның туган авылы турындагы шигырендә мондый юллар бар:
Туган тупса,туган туфрак,
Мең саваптыр синдә торсак,
Гөнаһысы икән ни хак?
Чит җирләрдә оя корсак.
Әйе, туган туфракта , туган нигезебездә яшәвебез белән бәхетле без.
Туган авылыбыз ныклы адымнар белән алга бара, үсә, яңара.Син -минем горурлыгым, туган авылым! Мәңге яшә , киләчәгең хыялымдагыдан да гүзәлрәк булсын.
Авылым турындагы уй- хыялларыма Н. Йосыпованың “Норма” шигыре белән нокта куям:
Үзем китсәм дә авылдан,
Ярты җаным- Нормада.
Кайтыр өчен юлга чыгам
Таңнарымда торам да.
Керәч, Саурыш елгаларын
Кабат- кабат әйләнәм.
Яшьлек ярым назын сусап,
Шул эзләрдән эзләнәм.
Керәч, Саурыш чишмәсенең
Суын эчеп туймадым.
Озак торма, тагын кайт, дип
Һәрчак куллар болгадың.
Киткәннәр дә кире кайта
Норма суы татлыга.
Газиз бит ул туган авыл!
Шуңа күңел тартыла.
|
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
Газизов Айнур Ильнурович |
7 |
МБОУ «Малокирменская ООШ» Мамадышского муниципального района |
Гиздатуллин Ильфир Рахимшович |
Литературное творчество |