Ачы язмыш
Нинди генә михнәт кичермәдең,
Гомер сөрдең әллә кайларда.
Ләкин язмышыңа баш имәдең,
Әйләндең син бөек Тукайга.
Ачы язмыш туры килде сиңа,
Авыр була бөтен гомерең.
Башта әтиең вафат була синең,
Аннан калдырып китә әниең.
Шәрифә карчыкта үткән гомерең
Бик җиңелдән туры килмәгән.
“Кадалмас әле, килмешәк,” – диеп,
Ул сиңа игътибар бирмәгән.
Аннан әниең Соснага алдырган,
Булыр диеп үзем янымда.
Ләкин Ходай аңа кыска гомер биргән,
Яшәтмәгән сабый хакына.
“Әниемне кайтарыгыз, “ – диеп,
Чапкансың син мәет артыннан.
Нигә язмыш болай рәхимсез соң –
Сине тулы ятим калдырган.
Ятим калган бала кемгә кирәк?!
Сыймагансың мулла йортына.
Язмыш сине Өчилегә илтә,
Әбиең вә бабаң янына.
Бары бәхет насыйп булмый монда,
Эткәннәр дә сине, төрткәннәр.
Алты күгәрченнәр арасында сине
Бер чәүкәгә санап йөрткәннәр.
“Бала сатам, кемгә кирәк?” – диеп,
Базарда шул сине сатканнар.
Табылган миһербанлы бәндәләр –
Яңа Бистәгә алып кайтканнар.
Моннан кабат Өчилегә кайттың,
Дәвам иткән борчу – газаплар.
Шул кадәрле михнәтле язмыштан
Кемнәр генә килеп аралар?
Тирә – якка тагын хәбәр китә
Асрау бала булу турында.
Язмыш сине үзе китергәндер
Кырлайдагы Сәгъди кулына.
Синең кыска гына гомереңдә
Кырлай алды аерым урынны.
Монда узды рәхәт балачагың,
Һәм дөньяга күзең ачылды.
Монда тәүге тапкыр татыдың син
Ана назын, ата кулларың.
Кырлай капкасыннан чыгып киткән
Зур тормышка синең юлларың.
Кушлавыч, Өчиле, Кырлай, Казан...
Язмыш сине кайда йөртмәгән!
Бөтен җирдә ачы, авыр язмыш.
Бәхет колач җәеп көтмәгән.
Бик тә кыска булды синең гомерең,
Бәхет шатлыктан ул тормаган.
“Балам,” – диеп, кочагына алып
Иркәләүче кеше булмаган.
Тик шулай да рухың көчле калды,
Авырлыклар сине җиңмәде.
Мәңге горур булып калдың, Тукай,
Хәсрәтләргә башың имәдең.
Бары егерме җиде ел гомер...
Бу бик аз бит яшәп калырга.
Син өлгердең, Тукай, шул гомереңдә
Яшен булып яшьнәп янарга.
Безнең күңелләрдә сакланырсын
Нәни Апуш булып мәңгегә.
Һәрбер язда чәчәк бәйләмнәре
Китерербез синең кабереңә.
|
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
Фаттахова Залида Фанавиловна |
8 |
МБОУ «Лесхозская средняя общеобразовательная школа» Арского района Республики Татарстан |
Фаттахова Гулфия Илфатовна |
Литературное творчество |