Һәркемнең дә бар үз Тукае,
Бик тә яшьтән ,бик тә иртәдән ,
Тугрылыкка дәшкән,кыюлыкка-
Янәшәләр тулы киртәдән.
Үзем Самара өлкәсе,зур татар авылы Камышлы кызы мин. Мәктәптә татар теле дәресләре 90 елларда ук безнең мәктәпләрдә өзелмәде,атнасына ике тапкыр керә иде.) Беренче укытучым Буадан килен булып төшкән Сәлахова Рәмзия Мирза кызы. Татар халкының бөек шагыйре Губдулла Тукай иҗаты белән татар теле дәресләрендә менә ул таныштырды. ”Су анасы”,” Шүрәле”,”Бала белән күбәләк” ләрне оста итеп ,бала күңеленә ярып салып бирә иде. “ Су анасы” әкиятен өйгә кайткач әнигә сөйли идем. Әкиятнең тәрбияви чарасын ,кеше әйберенә рөхсәтсез тотынырга ярамавын әнием дә аңлата иде. Җәй көннәрендә үзебезнең Сок елгасына су керергә баргач”Су анасы шул тирән җирдә яши”,Су анасы безне күзәтә,шыпырт кына карап тора төсле иде.
Еллар үтте үзем дә кечкенә балаларга татар телен өйрәтәм. Ел саен Тукай атналыгы,Тукай стелласы янына балалар белән экскурсиягә бару,туган көнендә музыкаль –композиция үткәрү,әкиятләрне,шигыйрьләрне сәхнәләштерү,ятлау чаралары үткәрү традициягә керде.Г.Тукай шигырьләре кешене тугач та тәрбияли бышлый:
И туган тел ,и матур тел,әткәм –әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Бу шигырьдә Тукай туган телгә мәхәббәт,тел аша дөнья белән танышу,әти –әнигә хөрмәт,ихтирам хисләре тәрбияләүзур урын алып тора.”Туган тел”шигырен моңлы көйгә салып без инде һәр чарада җырлыйбыз,чөнки ул татар халкының официаль булмаган гимнга әйләнде.Туган телне,туган җирне ярату патриотик тәрбия белән бәйле. Кечкенәдән, балачактан ук калган хәтирәләрне без мәңгегә дә отытмыйбыз бит.Туган ил һәм кеше икеседә бербөтен:
Монда тудык,монда үстек ......
Авылыбызның ямен,суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным –тәнем белән.......
Туган авылының матурлыгы,гүзәллеге белән соклана,рәхәт вакытларын искә төшерә.
“Бала белән Күбәләк” шигырендә сабый бала күбәләк белән арасында матур гына әңгәмә бара. Бу шигырь аша Тукай бәҗәкләргә карата сакчыл караш,аларның хәлләрен аңларга өйрәтә.”Кызыклы шәкерт” шигырендә балаларны эшкә күнегергә өнди.Өндәү Акбайга караса да ,балалар үзләренә кабул итә, алар уйнарга ярата,ә кечкенәдән өйрәнмәсәң эшкә өйрәнү кыенлыгын аңлата.Эш –җимешле агач, а иренү кебек начар гадәткә каршы эшне куя.Тырышлык кебек күркәм гадәткә өйрәтә Тукай.”Сөткә төшкән тычкан” шигырендә тычкан тырышлыгы,котылуга өметен өзмәве аркасында үзен –үзе коткара.Шигырьнең морале һәр балага аңлаешлы:
И карендәш! Син кирәксә,суга бат,я сөткә бат!
Ит сабыр,күрсәт чыдамлык һәм дә ит гайрәт ,сөбат.
Габдулла Тукай балаларга язган шигырьләрдә дуслык,татулык дөреслек тугрылык кебек әхлакый тәрбия фикерләрен күтәрә.Ә менә ялкаулык,тырышмау,явызлык кебек тискәре сыйфатларны көлкегә чыгыра .Э бит бу әсәрләр язылганга күпме вакыт үткән булсада хәзерге көнгә дә алар бик актуаль.Габдулла Тукай алдан күрү сәләте булган кебек бүгенге көн проблемаларын үзенең әсәрләрендә,әкиятләрендә,шигырьләрендә чагылдыра.
Рәхмәт Тукай
Туган тел шигыре өчен,
Шүрәле,Су анасы
әкиятләре өчен,
Туган телне яратырга
син өйрәттең безне
мәңге онытмабыз бөек шәхес
синең исемеңне..............
|
ФИО участника |
Детский сад |
ФИО руководителя |
Номинация |
|
Инсапова Раиля Ринатовна |
воспитатель МБДОУ №28 “Сказка”Бугульминского муниципального района РТ |
|
Литературное эссе |