РӘХМӘТ СҮЗЕ. Алексеева Фәнзилә Шамил кызы
Менә кабат безгә язлар килде.
Язлар алып килде апрельне.
Ә ул безгә бөек шагыйрь бүләк иткән.
Онытмыйдыр халык бу көнне.
Апрель аен «Тукай ае» диләр.
Белми генә халык әйтмидер...
«Тукай теле» диләр татар телен.
Шигырьләре телдән төшмидер.
«Туган теле» безгә гимн булды,
Күпме телдә укыла «Шүрәле»?..
Һәр әсәре безгә хәзер гыйбрәт.
Син шулардан үрнәк ал әле...
Әкиятләре, шигырьләре белән
Инде ничә буын тәрбияләнә?..
Буыннардан-буыннарга килә,
Олугъ хөрмәт белән бәяләнә.
Еллар үтә... Тик син онытылмыйсың,
Син яшисең халык күңелендә!
Рәхмәт әйтеп сиңа баш ияргә
Килер сиңа татар мәңге дә!..
|
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
Алексеева Фанзиля Шамиловна |
МАДОУ № 61 |
Алексеева Фанзиля Шамиловна |
«Литературное творчество» |