| Сибгатуллина Азалия |
доу | МАДОУ № 320 г.Казани | Мухаметзянова Разиля Зуфаровна | Литературное творчество |
Тукай, Тукай абый диләр
Күптәннән ишетеп киләм.
Бөек шагыйрьләрнең берсе
Икәнен аның беләм.
Су анасы, Шүрәлеләр –
Безнең яраткан дуслар!
Алдашмаска, урлашмаска
Өйрәтә безне алар!
Табигатьне сакларга,
Күбәләкне якларга
Өйрәнәбез без шулай
Матур әкият аша.
Тукай, Тукай абый диләр
Белмәүчеләр бар микән?
Бөтен балалар өчен ул
Яраткан шагыйрь икән!