|
Тукайның балачагы. Бай табигатьле Арчада Туа нәни Габдулла. Чишмә суын эчеп үскәнгә, Ул моңлы бала була. Өч яшендә ятим кала, Юк янында әнисе. Килгәндер нәни Тукайның Яратып сөеләсе. Юк янында туганнары, Егылса, юатучы. Ачлы – туклы үткән көне, Булмаган ашатучы. |
Табигать – ана иркәләп, Тал чыбыкта тирбәткән. Тормыш аны егылса да, Еламаска өйрәткән. Халык җыры, әкиятләрен Тыңлап үсә Габдулла. Шуңа үскәч, ул данлыклы Халык шагыйре була. Шигырләренә җыйган ул Туган якның бар моңын. Мактап җырлый чишмәләрен, Шүрәле урманнарын. Тылсымлы әкиятләрең өчен, Тукай абый, зур рәхмәт! Рәсемле китапларыңны Укуы нинди рәхәт! |
|
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
Рахматуллина Эльмира Расимовна |
4А |
МБОУ СОШ №8 |
Хисматуллина Сария Завитовна |
Литературное творчество - стих |