Яратабыз Тукайны.
Язның бер матур көнен дә
Дөньяга сабый туа.
Кырлай дигән авылда
Исеме була Габдулла.
Балачагы үткән аның
Сикелтмәле юллардан.
Сыгылмаган, егылмаган
Түзгән авырлыклардан.
Сынаган аны ачы дөнья,
Бирешмәгән язмышка.
Әкият, хикәяләре аның
Үтеп кергән тормышка.
Яратабыз без аның
Шигырьләрен укырга.
Моңланабыз җырына,
Сокланабыз Тукайга.
Һәрвакыт безнең йөрәктә
Халкың аны онытмас.
Ул язган шигырь, әкиятләр,
Беркайчан да югалмас.
| ГБООУ «Новокашировсая санаторная школа интернет» | Валиахметова Гульшат Шамгуновна |
Литературное творчество стихи |