МБОУ «Именьковская СОШ» Лаишевского муниципального района РТ
Зиятдинов Данил Дамирович, 2 класс
Руководитель: Мухаметзянова Г.М., учитель начальных классов.
Рәхмәт сиңа, Тукай абый.
Нәни чактан әни миңа
Сөйли иде шигырьләрең,
Хәзер менә үзем укыйм
Кызыксынып әсәрләрең.
Күз алдыма килеп баса
Су анасы, Шүрәлеләр,
Тик алар һич усал түгел,
Бераз гына шүрләтәләр.
Урлашмаска өйрәтәләр,
Алдашмаска өйрәтәләр.
Бик тә кызык ул әкиятләр:
Тик дөрес юл күрсәтәләр.
Табигатьне яратырга,
Җиргә шатлык таратырга;
Китап укып, белем алып
Илең өчен җан атарга.
Тырыш булып, хезмәт сөеп
Күп һөнәргә өйрәнергә;
Вакыт эшкә сарыф булсын,
Азрак булсын сөйләнергә.
Рәхмәт сиңа, Тукай абый,
Әсәрләрең чын хәзинә!
Буыннан-буынга күчеп
Саклансын алар мәңгегә!