| Шакирова Лиана Ильгамовна |
4 класс | МБОУ «Актанышская НОШ-детский сад» | Кашапова Зульфира Фазлетдиновна | Стих к празднику |
Тукай абыйга
Рәхмәт сиңа, Тукай абый,
Барысына да өйрәттең.
“Туган тел”-дип син аны,
Сакларга киңәш иттең.
Кечкенә Акбайны да син,
Аягына бастырдың.
Кызганмадың Шүрәлене,
Бармакларын кыстырдың.
Кыйммәтле алтын таракны,
Кайтардың хуҗасына.
Кешенекен урламаска,
Куштың син балаларга.
Кәҗә белән Сарык та,
Бүредән курыкмады.
Ярый да эле алар,
Башны капчыкка салды.
Күгәрчен, Кырмаска кебек,
Дуслыкта без яшәсәк.
Беркайчан суда батмабыз,
Рәхәт булыр киләчәк.