Бөек Тукай матур язган,
Бар да укысын диеп.
Балалар шигыре туган -
Алар сөенсен диеп.
“Шүрәлеләр”, “Су анасы”
Кайлардан килде икән?
Бу хәлләрне белү безгә
Бигърәк тә кызык икән
“Татарстан” дигән Ватан бар,
Татар дигән халкым бар!
Телемне күтәргән даһи
Бөек Тукаебыз бар!
Ана телебезне оныттырмаслык
Бөек тә, Даһи да, Тукаебыз бар!
Син Даһи да. син изге дә,
Син бик газиз Тукаем.
Сагынып искә алабыз,
Син туган апрель аен.
Тукаебыз бөек диеп,
Шулай зурлап әйтәбез.
Иҗат юлларыңны сөеп,
Өр яңадан кайтабыз!
Ел да искә алабыз!
| МБДОУ «ЦРР - д/с №4 «Дружба» | Галлямова
Гульнара Мазитовна |
Литературное творчество – стих | Бөек Тукай матур язган |