| Имаева Римма Рауфовна | Учитель начальных классов и родного языка | Гимназия №8 –Центр образования | Имаева Римма Рауфовна |
«Литературное творчество» | “Якты йолдыз “ (шигырь) |
Имаева Римма Рәүф кызы
Якты йолдыз (шигырь)
Кырлай урамнарын үткән чакта,
Тукай һәйкәленә тукталам.
Тукталам да уйга калам,
Тарих битләренә күз салам.
Чал тарихлы милләтемә
Рәхмәт әйтеп баш иям.
Тукай рухын искә алып
Шөкер итеп, дога кылам .
Якты йолдыз булып,
Балкыйсың, син, илем күгендә.
Сүнмәс маяк булып,
Яшисең, син, халкым күңелендә.
Синең бөек исемең белән,
Горурланып яши милләтләр.
Синең “Туган телең” белән,
Уза бездә һәрбер кичәләр.
Биш айлык вакытыңда,
Әткәң дә дөнья куйган.
Дүрт яшең тулып килгәндә
Әнкәң дә китеп барган.
Бәхет орлыкларын ходай сиңа,
Санап биргән,бик аз биргән.
Гомер җебен иртә өзгән,
Татар халкын мәхрүм иткән.
Газап,җәфа чиккәнсең,
Милләтеңә хезмәт иткәнсең.
Авыр юллар үткәнсең,
Бөек шагыйрь булгансың.
Иҗат юлын сайлап,
Дөрес юлга баскансың
Татар халкын уятып...
Милли рухлы иткәнсең
Рәхмәт,сиңа,халкым,
Югалтмадың Тукай шәхесен.
Йөрәкләрдә саклыйсың син,
Тукаемның изге мирасын.