Бөек Тукай, синең өчен!
Сайрар кошлар күктә уйный синең өчен,
Таң җилләре җирне урый синең өчен,
Назлы гөлләр чәчәк ата синең өчен,
Чишмәдә эчәр су арта синең өчен,
Язгы сулар йөгереп ага синең өчен,
Алсуланып таңнар ата синең өчен,
Аяз күктә кояш калка синең өчен,
Табигатьнең яме арта синең өчен.
Тулган айның нуры тама синең өчен,
Йолдызлар көлеп карыйлар синең өчен,
Ләйсән яңгырлар явалар синең өчен,
Гөлчәчәк хуш-ис тарата синең өчен.
Алмагачта алма пешә синең өчен,
Алар җиргә өзелеп төшә синең өчен,
Кояш бата яңадан да туар өчен,
Без барасы зур юлларны урар өчен.
Болыннарда колын уйный синең өчен,
Шигырь бәйрәмнәре уза синең өчен,
Шат балалар җыр сузалар синең өчен,
Матур шигырьләр укыйлар синең өчен
Җиребезгә кайт син, Тукай, шуның өчен,
Җыр сүзләре булып кайт син безнең өчен,
Сагыну һәм сагышларны басар өчен,
Үзең китсәң, җырың калды безнең өчен.
Хәзер генә туган булсаңчы...
Тукай дибез, бөек Тукай дибез,
Тукай белән татар мактана.
Тукай шигырьләрен көйгә сала,
Тукай белән халкым мактала.
Тукай дибез, Тукай абый дибез,
Тукай бит ул иҗат бишеге.
Тукай безгә илһам бүләк итте,
Иҗат юлым синнән бит инде.
Тукай абый, синең шигырьләрең,
Денсез бәндәләрне денле итте.
Тукай абый, синең шигырьләрең,
Көйсез адәмнәрне көйле итте.
Тукай абый!
эх, син хәзер генә туган булсаң,
Сихәт табар идек чиреңә.
Тормас идең кунакханәдә син,
Торыр идең олы өеңдә.
Өең тулы бала-чагаң булып,
Гөрләп торыр иде түрләрең,
Кайнап торыр иде самавырың
Үсеп торыр иде гөлләрең.
Эх син, язмыш, нигә кырыс булдың,
Дөнья бәһәседәй колыңа.
Нишләп язмыш бер дә уйламадың
Зур бәхет юрарга улыңа.
Әгәр шулай булса, без дигәнчә,
Хәзер генә туган булсаңчы.
Бөек татар халкын сөендереп,
Гомер юлың озын булсачы.
..............................................
Ничек әйбәт булыр иде.
Мамадыш районы
Усали урта мәктәбенең 8 класс
Нуруллина Әдилә Рафатовна
|
Ф.И.О. ученика |
Кл. |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
Нуруллина Аделя Рафатовна |
8кл |
МБОУ “Усалинская СОШ” Мамадышского района РТ |
Исмагилова Аниса Равиловна |
Литературное творчество (стих) |