| Валиев Юнус Ленисович |
Дошкольники | МБОУ “Актанышская начальная школа – детский сад” | Шагалиева Айсылу Тимерхановна | Стих к празднику |
Минем әти
Укырга да язарга да
Инде өйрәнеп киләм.
Матур сүзләр язган саен
Шомара минем каләм.
Үземчә бер шигырь яздым
Остаруны күрсәтеп.
– Булдырасың, улым, - диеп
Әти тора күзәтеп.
Әти белән тотынгачтын
Эшләп була барын да.
Икәү бергә җиңеп чыккач
Миңа рәхәт тагын да.
Менә шундый булган кеше –
Минем көрәшче әти.
Менә шундый уңган кеше –
Минем киңәшче әти.
Вәлиев Юныс, 6 яшь
МБОУ «Актаныш башлангыч мәктәп –
Балалар бакчасы”
Җитәкчесе Шагалиева А.Т.