Тукай безнең йолдызыбыз.
Язлар җитсә, апрель керсә
Тибрәнә безнең күңел:
Бөек Тукай туган көнен
Үткәрми мөмкин түгел.
Аның иҗат җимешләрен
Укыйбыз кайта- кайта.
Күңлебезнең серләрен
Ул кабаттан яңарта.
Гасырларны кичеп, киләчәккә
Атлый аның даһи мирасы.
Омтыладыр шул бөеклеккә
Бөтен татар дөньясы.
Илләр үсә, гомер үтә-
Алмашына буыннар.
Милләтебез киләчәктә
Яшәр дигән өмет бар.
Тукай безнең йолдызыбыз,
Ул- безнең күктә маяк.
Кадерле, газиз улыбыз
Саф ,сөйкемле аксөяк!
|
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
МБОУ «Лицей №12» |
Хисамиева Альфия Миннахметовна |
Литературное творчество-стих |