Ибраһимова Ләйсән Фердинат кызы
ГБМБУ “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе”. Беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Тема: Әмирхан Еникинең тормыш юлы һәм иҗаты. “Кем җырлады?” хикәясе.
Максат: Ә.Еникинең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру. “Кем җырлады?” әсәренең эчтәлеген ачу. Бөек Ватан сугышы темасының Ә.Еники иҗатында чагылышын анализлау. Үз фикереңне әйтү күнекмәләрен камилләштерү. Сәнгатьле уку һәм сөйләм культурасын үстерү.
Җиһазлау: Әмирхан Еникинең тормыш юлы һәм иҗатына багышлап чыгарылган альбом, презентация, санак, “Кем җырлады?” хикәясе, әсәргә рәссам Максим Покалев тарафыннан ясалган иллюстрация, З.Шәрифуллина башкаруында “Сарман” җыры язмасы, әдипнең китаплары, һ.б.
Дәрес барышы.
I. Дәресне оештыру.
II. Актуальләштерү.
Дәресне Ә.Еникинең түбәндә язылган сүзләре белән башлап китү. Экранда язылган сүзләрне уку, дәфтәрләргә яздырып кую.
“Серле, сихри бер дөньяның – әдәбиятның - шундый хасияте бар: анда үткәнгә юллар бар, кабат-кабат кайтып карарга мөмкинлекләр бар, үлемсезлек бар”.
Укытучы. Чыннан да, әдәбиятның шундый сыйфаты бар. Ул хәзергене үткәннәр белән бәйли. Үткәнгә кайтырга мөмкинлек бирә. Болар барысы да әдипләребез язган әсәрләрдә чагылыш таба. Бу әсәрләр үлемсез һәм алар күп еллар үткәннән соң да үзләренең көчләрен югалтмыйлар. Язучыларыбызның әсәрләре ярдәмендә без аларның иҗатларын барлыйбыз, бәя бирәбез, сокланабыз, горурланабыз. Андый әдипләребез санап бетергесез. Шуларның берсе - чорыбызның бөек әдибе, Татарстанның халык язучысы, республиканың Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Әмирхан Еники. Быел аның тууына 104 ел була.
III. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.
Укытучы. Бүгенге дәресебез дә Ә.Еникинең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә, аның “Кем җырлады?” әсәре белән танышуга багышлана. Хәзер Р.Миңнуллинның “Еники!!!” мәкаләсеннән бер өзек укып китик. (бер укучы Р.Миңнуллин сүзләрен укый).
“Без Ходайга рәхмәт укырга тиеш. Чөнки ул татар әдәбиятына Әмирхан Еникине бүләк иткән. Аңа олы, илаһи талант, шәрык классикларында гына була торган акыл, бетмәс-төкәнмәс сабырлыклар, олы шәхесләргә генә хас тырышлык биргән. Аны гомере буена төрле афәтләрдән, бәла-казалардан саклап килгән, гомерен озын иткән. 90 яшькә җитү үзе бер егетлек! Җитмәсә, шул яшьтә дә үз акылында булу, әдәби һәм иҗтимагый тормышыбызның үзәгендә кайнау, яшьләрне көнләштерерлек итеп туктаусыз язу, һәрвакыт хәрәкәттә булу бөтен кешенең дә кулыннан да, сәләтеннән дә, сәламәтлегеннән дә килми. Аны Еники кебек егетләр генә булдыра ала!”
Укытучы. Әдипнең тормыш юлы белән таныша башлаганчы Ә.Еникинең фамилиясе турында язган юллары белән танышып үтик әле. Ул болай дип яза ( укытучы укый): “ Сүзне иң элек фамилиядән башлыйсым килә. Барлык рәсми документларда минем тулы фамилиям Еникеев дип языла. Тик язучы буларак кына мин аны, безнең әдәбиятта күптән килгән гадәт буенча “Еники” дип кыскартып йөртәм. хәзергә әле бу фамилияне йөрткән язучы бер мин генә.
Кемнәр соң ул Еникеевлар? Нинди халык? Нинди тамырдан чыгып үрчегән һәм шул хәтле таралган алар? Ишетеп белүемчә, аларның нәсел очы бик ерактан килә икән, ә башкорт җиренә күчкәндә инде алар шактый ишле нәсел булган. Бу нәселдән төрле заманда зур гына дәрәҗәле кешеләр чыккан, мәсәлән, элек патша хезмәтендә алардан полковниклар, хәтта генераллар да булган, диләр”.
Әмирхан Еники 1909 елның 2 мартында хәзерге Башкортстанга кергән Благовар районы Яңа Каргалы авылында дөньяга килә. Шунысы кызыклы: әдипнең шәҗәрәсе бик күптәнге морзалар нәселенә барып тоташа. 1980 елларда күренекле әдәбият тәнкыйтьчесе Фәрваз Миңнуллин әдип тудырган әдәби геройларны бер сүз, бер төшенчә белән билгеләгән иде—затлылык. Әмирхан Еникинең ерак тарих төпкелләреннән килгән нәселе, нәсел каны уйнавы иҗатта әнә шундый затлы геройларны тудыручы хәлиткеч орлыкларны салгандыр дип уйларга нигез бар биредә.
Аның әтисе Нигъмәтҗан—җитез хәрәкәтле, ачык күңелле, җор сүзле, уен-көлке яратучан кеше була. Ул матур гына җырлаган да, гармун да уйнаган, оста гына биегән дә. Әнисе Бибихәдичә исә—сабыр холыклы, акыллы хатын булган. Ул 22дә үзеннән яшьрәк Нигъмәтҗанга кияүгә чыга. Ләкин гаиләнең баладан бәхете булмый. Тугыз бала бер-бер артлы туып, күпмедер үскәч, йә кызамыктан, йә чәчәктән, йә эч авыруыннан үлеп баралар. Унынчы бала булып дөньяга Әмирхан килә. Аның исән-сау үсүен теләп, нәзерләр әйтеп, гаилә яшь ярымлык бала белән 1910 елда сәүдә үзәгенә әверелгән Дәүләкәнгә күчә. Әмирханга ике яшь вакытта эңесе Илдархан туа. Шуңа күрә туганнары арасында аларны "ике бөртек" дип йөртәләр.
Дим буенда урнашкан Дәүләкәнгә күчеп килгәч, булачак әдипнең әтисе сәүдә эшенә керешеп китә. Шушы төбәктә Әмирханның балачагы һәм яшүсмер еллары үтә. Кечкенәдән үк ул ямьле Димнең хозур табигатен, ягымлы кешеләрен күреп үсә. Белемне мәчет каршындагы мәдрәсәдә ала башлый. Анда парталар булмый билгеле, шуңа күрә тәбәнәк өстәл артына җәелгән киезгә тезләнеп, белем алалар. Хәлфәләре дә читтән килгән коръәнхафиз—бик усал һәм кансыз кеше була. Икенче елны белем алганда дини гыйлем белән беррәттән тел, хисап, җәгърәфия кебек дөньяви фәннәр дә кертелә башлый. 1922 елдан балалар укырга совет мәктәбенә йөри.
Әмирхан кече яшьтән үк тормышка игътибарлы, күзәтүчән малай була. Аны аеруча кызыксындырганы—кымыз эчәргә килүчеләр. белән Шакир Шамильский Кымызчылар арасында бер җәйне Нәгыймә Таждарова белән Нури Сакаев, Маһирә Мирвәлиева да була. Икенче бер җәйне—Казаннан Галимҗан Нигъмәти һәм Гомәр Гали хатыннары белән. 1924 елда—Мәҗит Гафури, Шәриф һәм Сәгыйть Сүнчәләйләр... Әмирханның әдәбият белән «җенләнә» башлаган елларында ук шундый күренекле сәнгать әһелләрен, галимнәрне, әдипләрне күрүе—бәхет эше, әлбәттә.
Яшүсмер чагында ук югарыда саналган әнә шул талант ияләрен якыннан күрү, хәтта алар белән аралашып алу Әмирханда иҗади ялкын кабызгандыр, талант иясенә һәм талант башкара алган бөек могҗизага соклану, әсәрләнү тудыргандыр. Һәм Әмирхан сәнгать мәктәбенә укырга керү теләге белән 1925 елда Казанга килә, башта китап кибетенә курьер булып эшкә урнаша.
Укытучы. М.Мәһдиев Ә.Еники турында, аның иҗаты турында болай дип яза (экранда язылган сүзләрне бер укучы укый):
Хәзер – тарихи тамырларны эзләү
заманы. Әмирхан Еники моны алдан
ук сизгән. Чорга тулы бер йөк әдәби
хәзинә белән килгән.
М.Мәһдиев
Укытучы. Ул иҗатка килгән 1926-1927 еллар әдәби процесста аеруча катлаулы һәм каршылыклы чор. Әлеге елларда әдәбият мәйданында Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Җ. Вәлиди, Г. Рәхим, Г. Сәгъди, С. Җәләл, Ф. Сәйфи-Казанлы, Ф. Бурнаш, К. Тинчурин, Ш. Усманов, Һ. Такташ, К. Нәҗми, Г. Толымбай, Г. Гали, Г. Кутуй, X. Туфан кебек танылган әдипләр иҗат итә. Алар инде яңа әдәби юнәлешкә йөз тоталар. Белгәнебезчә, егерменче еллар ахырында әдәби процесс кискен борылыш кичерә. Ә. Еники дә, шул вакыйгаларның тере шаһите буларак, С. Җәләл һәм Ченәкәйне «чистарту», С. Габәши, Г. Кашшаф, Д. Фәтхине ТАППтан чыгару, Һ. Такташны кисәтү, Ф. Бурнашка гаеп тагу, Г. Кутуйны «әдәбияттан читләштерү» процессларын үз күзләре белән күрә. Үзе дә каләм тибрәтә башлый һәм «Озын көй тыңлаганда» (1926), «Дус кеше» (1928), «Яз башы» (1929) дигән хикәя һәм повестьларын иҗат итә. Әнә шул әсәрләре белән ул әдәбият мәйданына кереп китә.
1927 елда ул Донбасстагы наданлыкны бетерү курсларында укыта, 1928 елның көзендә Казанга кайтып, мех фабрикасында тирене сортларга аерып тора башлый. Анда 1932 елга кадәр эшли. Ләкин күңелен белем алу теләге тырнап тора. Шул елларда Казанда хезмәтне фәнни оештыру институты оеша. Ә. Еники аны уңышлы гына тәмамлый. 1934-41 елларда ул кинофикация трестында инструктор, Үзбәкстанның Маргелан шәһәрендәге мәктәпләрнең берсендә укытучы булып эшли.
1941 елда башланып киткән сугыш... Бу елларда ул үзенең «Бала», «Ана һәм кыз», «Бер генә сәгатькә», «Ялгыз каз», «Мәк чәчәге» дигән хикәяләрен иҗат итә. Әлеге хикәяләре белән ул Язучылар берлегенә кабул ителә, әсәрләре аерым китап булып басылып чыга.
Халыкка хезмәт итүнең Фатих Әмирханнар, Галимҗан Ибраһимовлар күрсәткән үрнәген Әмирхан Еники да яхшы үзләштергән. Ул тормыш көрәшләреңдә кешелек һәм язучылык иманын ныгыткан. Китапның бер битендәге менә мондый юллар ул процессның нинди каршылыклар аша узуына мисал бирә. "Иҗат эше минем өчен башта ук шәхси эш, өзлексез уйлану белән бәйле күңел һәм намус эше иде. Мин бары үзем белгәнне, үзем ышанганны гына язарга тиеш дип уйлый идем. Ләкин бер бәхәс чыкканда миңа әйттеләр: син үзең белгәнне, үзең уйлаганны эчеңдә калдыр, ә безгә без таләп иткәнне яз!—диделәр. Әмма үз күңелендә тумаганны заказ буенча гына язу?—Юк, мин моны аңлый да, кабул да итә алмый идем...".
1980 нче еллардан башлап Ә. Еникинең публицистик мәкаләләре тупланган җыентыклары да дөнья күрә башлый.
1990 нчы елларда һәм үз гомеренең соңгы елларына кадәр әдип газета-журнал битләрендә тормыш, яшәеш, үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез турындагы, заманның актуаль мәсьәләләрен яктырткан мәкаләләрен бастырып торды. Шуларның нәтиҗәсе буларак 1996 елда аның тарихи-хронологик нигездә язылган соңгы җыентыгы "Кояш баер алдыннан" дигән китабы дөнья күрде. Биредә Ә. Еники бик итагатьле генә итеп үзе үткән елларга борылып карый, төрле җитәкчеләрнең ил белән идарә итү чорына объектив бәя бирергә омтыла. Рәсәй күләмендәге вакыйгалардан соң, Татарстан, аның бәйсезлеге мәсьәләләре күтәрелә. Язучы ил тормышындагы вакыйгалар турында җитәкчеләрнең, халыкнын аңа мөнәсәбәте турында да тәфсилләп яза. Гомумән алганда, "Кояш баер алдыннан"—безнең өчен гаять кыйммәтле чыганак.
Ә. Еники безнең арабыздан 2000 елның февраль аенда китеп барды... Үзе әйтмешли, әдәбиятны "күңел һәм намус эше" дип санап ул газиз милләте өчен гаять кыйммәтле рухи, әхлакый, фәлсәфи һәм эстетик хәзинә булган үлемсез әсәрләр иҗат итеп калдырды. Халыкның, бигрәк тә милләтнең яшәве, алга таба үсеше кыен булган елларда да, "томанлы" елларда да милләткә һәм аерым-аерым кешеләргә яшәүдә ышанычлы юлны югалтмаска булышырдай, җирдәге Намус һәм Гаделлек маякларын күрсәткән, әнә шуларны раслаган гүзәл әсәрләр язды ул. Шул ук вакытта алар, ул әсәрләр, үтә милли һәм халыкчан әсәрләр иде. Татар укучысының күңеленә бик тә ятышлы, халык җырлары кебек бик тә кадерле әсәрләр иде алар.
Әнә шуңа күрә үткән гасыр ахырында Әмирхан Еникигә "Халык язучысы" дигән исем бирелү Гаделлекнең һәм Әмирхан Еникины яклаучы, яратучы меңләгән кешеләрнең җиңүе, тантанасы булып кабул ителде.
Дөресендә дә, чын-чыннан халык язучысы иде бит ул безнең Әмирхан агабыз!
Китап күргәзмәсе. (Ә.Еникинең китапларын тәкъдим итү).
Укытучы. Хәзер Р.Миңнуллинның экранда бирелгән сүзләрен укып үтик әле (бер укучы укый):
“Еники борынгы мәдәнилегебезне, зыялылыкны, татарга хас акыллылык үрнәкләрен, татар дворяннарыннан калган асыл сыйфатларны бүгенге буынга тапшырыр өчен, буыннар арасындагы бәйләнешләр өзелмәсен өчен, үткәнебез белән бүгенгене, бүгенгебез белән киләчәкне тоташтырып торыр өчен, татарның олылыгын күз карасы кебек саклар өчен җибәрелгәндер безгә. Әхмәт Фәйзинең зыялылыгын, Хәсән Туфан белән Сибгат Хәкимнең шигъри күңелен, Шәйхи Маннурның үҗәтлеген, Бакый Урманче белән Нәкый Исәнбәтнең олпатлыгын бүген дә үзендә саклый ул. Башкортстан — Еники әсәрләренең төп чыганагы. Ул татар әдәбиятына Башкорт иленең кабатланмас рухын, тылсымлы бер көчкә ия телен, матур гореф-гадәтләрен, андагы татарларның, башкортларның тарихларын, язмышларын, яшәү рәвешләрен алып килгән әдип, меңләгән укучыларыбызның күңелләрен баеткан әдип”.
Укытучы. Ул гына да түгел, Еники Башкортстан татарлары белән Казан татарларын, башкортлар белән татарларны берләштереп, дуслаштырып, туганлык җепләрен өзмичә саклап яшәүче бер зат (шагыйрь Р.Миңнуллин сүзләрен бер укучы укый).
“Ходай Еникидән берни дә кызганмаган. Ул Талант дисеңме, Гомер дисеңме, Исем дисеңме, Нәсел дисеңме! Һәммәсен дә сайлап биргән, һәммәсен дә мулдан биргән. Берәү булса, күптән инде барысын да түгеп-чәчеп, әрәм-шәрәм итеп бетергән булыр иде. Әмма Еники гомеренең дә, талантының да, үзенең дә, халкының да кадерен белде, бәясен белде. Шуңа күрә дә үз халкының газиз вә кадерле бер баласы ул Татарстанның халык язучысы Әмирхан ага Еники!” (дәфтәрләргә язалар).
Укытучы. Әмрхан Еники Бөек Ватан сугышында катнашкан язучы дидек. Ул– солдат булып, үз халкы белән бергә чигенү, һөҗүм итү, җиңү шатлыкларын йөрәге аша кичергән язучы. Ул еллар турында Ә.Еники шигъри юллар белән болай дип яза (экраннан уку):
Күпме газап,
Күпме әрнүләр
Без кичердек
Авыр елларда.
Без җиңүгә ышандык.
Тик ул булды
Безнең уйларда.
Укытучы. Фронтта Ә.Еники рота писаре була, снарядлар складын саклаучы взводта хезмәт итә. Тынгысыз хәят, приказ буенча гына яшәеш. Ләкин, гаҗәп хәл, нәкъ менә шул шартларда күңел көрлеге, тигезлек тоя. Монда аны сәүдәгәр малае дип чагучы да юк, фронттан куып җибәрү хәвефе дә сизелми, һәм менә шул шартларда кабат язучы туа. Еники кешенең күркәм сыйфатларын гәүдәләндергән, якты хисләрне чагылдырган гүзәл хикәя, нәсерләрне дәртләнеп язарга керешә. Без бүген танышачак “Кем җырлады?” хикәясе дә шушы елларда языла ( экранда - Ә.Еники “Кем җырлады?” сүзләре).
Хикәя сугыш темасына язылган булса да, анда самолётлар очмый, дөнья җимереп танклар йөрми, пушкалар атмый. Гомумән, сугыш вакыйгалары да, хәрби операцияләр дә юк. Язучы геройларның эчке дөньясын, шатлыгын, кайгысын, үлемгә нәфрәтен, яшәүгә мәхәббәтен, дошманны җиңүгә ашкынуларын сурәтли.
Хәзер без хикәя белән таныша башларбыз. Аңарчы сүзлек өстендә эшләп алыйк (сүзләр экранда бирелгән).
аксакал – ихтирамга лаеклы өлкән яшьтәге кеше
дикъкать – игътибар
сәясәт – политика
мөһим - әһәмиятле
дәһшәтле – зур бәла-каза китерә торган, афәтле
офык – горизонт
гаҗиз булу – аптырап калу
эңгер-меңгер – караңгы төшәр-төшмәс вакыт
Үрнәк уку, укучылардан дәвам иттерү.
8 нче кызыл юлдан соң, экранда хикәягә карата рәссам Максим Покалев ясаган иллюстрация бирелә. Шул ук вакытта З.Шәрифуллина башкаруында “Сарман” җыры яңгырый.
Уку шушы урында туктатыла. Өй эше бирелә (һәр укучыга карточкаларга язылган өй эшләре таратыла).
1.Хикәяне укып бетерергә, эчтәлек сөйләргә хәзерләнергә.
2.Татар җырының яралы егеткә тәэсире һәм егетнең уй кичерешләре турында язып әзерләнергә.
3.Җыр турында һәм җырның кеше күңеленә тәэсире, тормыштагы әһәмияте турында кечкенә хикәя язарга.
IV. Ныгыту.
1. Гарифҗан Мөхәммәтшинның “Татар моңы” шигырен уку.
Татар моңсыз яши аламыни?
Татар күңеленә моң кирәк.
Тальяныңны гына сузып җибәр –
Дәррәү кушылыр аңа мең тирәк.
Кайда гына тыңламадым икән
Моң саркыган татар көен мин –
Сайрар кошлар, тал-тирәкләр белә
Һәр бормасын “Әллүкиемнең”.
2. Укыган өлешкә анализ ясау.
Сораулар.
1. Хикәядә вакыйга кайчан һәм кайда бара?
2. Яралы егетнең авыр хәлен тасвирлагыз.
3. Егет кемнең җырлавын ишетә?
4. Аңа җыр ничек тәэсир итә?
V. Дәресне йомгаклау.
1. “Миннән “матурлык” кала” (Әдипнең төрле кәгазь кисәкләренә язылган уй-фикерләрен уку).
2. Сорауларга җавап бирү.
1. Әмирхан качан һәм Еники кайда туган?
2. Кечкенә Әмирханның балалык һәм мәктәп еллары кайда узган?
3. Ул Казанга нинди максат белән килә?
4. Язучының 1927 -1952 нче еллардагы тормышы турында ниләр әйтә аласыз?
5. Бөек Ватан сугышы елларында ул нинди әсәрләр иҗат иткән?
6. Без аның кайсы әсәре белән таныштык?
7. Хикәядә сүз нәрсә турында бара?
Укытучы. Дәресебезне Мансур Вәлиев сүзләре белән тәмамлыйсым килә. Ул болай дип яза:
“Үзләрендә тупланган моң һәм сәнгать көче ягыннан Әмирхан Еники әсәрләрен бары тик халкыбыз җырлары белән генә чагыштыру мөмкиндер. Бик тә үзебезчә, үзәккә үтә торган моң белән генә... Аның әсәрләре чыннанда, шундый бит.”