| Хазиева Камилла Руслановна |
доу | МБДОУ №5 г.Лениногорска | Хисамова Гузель Рубесовна |
Тукай абый әкиятләре.
Кечкенәдән үсәбез бит
Әкиятләр өйрәнеп.
Тукай абый язганнарны
Әниләрдән сөйләтеп.
Шүрәлеләр, Су анасы...
Кайдан уйлап бетергән?!
Кырлайның урманындамы
Тукай аларны күргән...
Бала белән Күбәләкләр,
Гали белән Кәҗәләр...
Күпме генә укысаң да,
Туйдырмый ул шигырьләр.
Шушы кыска гомерендә
Күпме иҗат ителгән,
Нинди матур әкиятләр
Безгә язып өлгергән...